Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эх гөрләде Сабантуйлары, ерак китте даны, җырлары

Җылы җәйләр белән милләтебез кебек тыйнак, ягымлы, дәртле, җырлы-моңлы бәйрәм-Сабантуйлары килә. Сабантуй халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләрен саклаучы, әби-бабаларыбыздан килгән традицияләрне түкми-чәчми яшь буынга тапшырырга ярдәм итүче генә булып калмый. Ә якташларны, туганнарны, якыннарны берләштерүче бәйрәм чарасы булып та санала. Милләтебезнең барлык гүзәллеген җыйган олы бәйрәм - Сабантуйлары быел да районыбыз Балык...

Җылы җәйләр белән милләтебез кебек тыйнак, ягымлы, дәртле, җырлы-моңлы бәйрәм-Сабантуйлары килә. Сабантуй халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләрен саклаучы, әби-бабаларыбыздан килгән традицияләрне түкми-чәчми яшь буынга тапшырырга ярдәм итүче генә булып калмый. Ә якташларны, туганнарны, якыннарны берләштерүче бәйрәм чарасы булып та санала. Милләтебезнең барлык гүзәллеген җыйган олы бәйрәм - Сабантуйлары быел да районыбыз Балык бистәсе җирлегендә гөрләп узды. Бәйрәмебезгә дәрәҗәле кунаклар, якташларыбыз да мулдан кайткан иде.
Сабантуе -
хезмәт туе
Сабантуе иң беренче чиратта - ул дуслык һәм хезмәт бәйрәме. Бу көнне без кыр батырларына, аларның авыр, ләкин саваплы эшләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм чарасы алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, көрәшчеләр, районыбыз данын яклаган яшь спортчылар, үзешчән сәнгать осталары парады белән башланды. Парадны, район байрагын күтәреп, "Рыбно-Слободская Продкорпорация" җәмгыяте механизаторы Юныс Мөхәммәтрәхимов җитәкләде.
Парадта татар, рус, керәшен халыкларының милли киемнәрен кигән яшьләребез ничәмә-ничә еллар узара татулык, туганлык җепләре саклап килгән милләтләр дуслыгы билгесе итеп күзалланды.
Районыбызның сәләтле балалары ярдәмендә әзерләнгән "Сабантуй дуслар чакыра!" бию тамашасы борынгы бабаларыбызның Балык бистәсенә нигез салу тарихын күрсәтеп китте. Килгән кунакларны хөрмәт һәм кунакчыллык билгесе итеп татар халкының милли ризыгы-чәк-чәк белән сыйладылар.
Сабантуйның тантаналы өлешен Балык бистәсе муниципаль районы башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде. Балыкбистәлеләргә ул иң беренче чиратта исәнлек-саулык һәм зарыгып көткән яңгыр теләп алды.
Район башлыгы ел дәвамында хезмәте белән алдынгы урыннарда булган, үзенең һәм районыбызның данын яклаган хезмәт батырларын истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләде, аларга авыр хезмәтләрендә җиңеллек теләп, алга таба да яңа үрләр яуларга өндәде.
Илһам Валеев шулай ук инвесторларны, гаилә фермалары җитәкчеләрен, спорт, мәдәният хезмәткәрләрен котлады. Бүләкләнүче спортчыларыбыз сафында Яңа Арыш авылы кызы, кул көрәше буенча быелгы Европа чемпионатының көмеш призеры Дилбәр Мусина да бар иде. Башлык район хастаханәсенең хирургы Виталий Волковка исә "Балык бистәсе районының Почетлы гражданины" билгесен тапшырды. Ел әйләнәсендә районыбыз ирешкән уңышларны санап, юллар салу, авыл мәдәният йортларының торгызу эшләренә дә тукталып үтте ул.
"Сабантуй-2014" тә кыр батыры" исеменә Юныс Мөхәммәтрәхимов лаек булды. Батырны тәкә белән бүләкләделәр
Булганнар, көчлеләр барланды
Гаилә-дәүләтнең аерылмас бер кыйпылчыгы. Балык бистәсе күркәм, матур, күпләргә үрнәк булырдай гаиләләргә бай. Район башлыгы юбиляр гаиләләрне дә гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләде. 50 еллык юбилейларын үткәргән Зыятдиновлар, Галиәхмәтовлар һәм 55-еллык юбилейларын үткәргән Динмөхәммәтовлар гаиләсен халык зур ихтирам белән сәламләде.
Районыбыз Сабантуеның тагын бер күркәм традициясенә әверелгән иң татлы бәйге-"Чәк-чәк пешерү бәйгесе"нә дә нәтиҗәләр ясалды. 40 тан артык чәк-чәк арасыннан Исламия Мусаева (Анатыш) чәк-чәге иң яхшысы итеп билгеләнде. Шулай ук Лилия Мусина (Түбән Тегермәнлек), Ләйсән Габдуллина (Югары Тегермәнлек), Гөлназ Шәмсевәлиева (Иске Арыш) 2-4 урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләрне акчалата премия һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Килгән кунаклар татлы ризыклардан авыз итә алды.
Ат чабышы элек-электән сабантуй бәйрәменең күрке булып исәпләнде.
Район хуҗалыкларында һәм халык арасында атларга игътибар кимемәве халкыбызның көтеп алган бәйрәм көнендә дә чагылыш тапты. Быелгы сабантуйда чит районнардан чабыш атлары кертелмәсә дә бездә алар белән тиңләштерерлекләре күп булуы сөендерә. Аннары районыбызның ат чабышын гомергә үз иткән райондашыбыз Венер Магизов кебек башка фермерларның да кызыксынуы куандыра. Балтач авылыннан шәхси эшмәкәр Рөстәм Мостафин, мәсәлән, быелгы бәйгегә ике чабышкы әзерләгән. Ә менә үз эшләрен чагыштырмача соң гына башлап җибәргән фермерларыбыз Владимир Талаков, Рүзәл Габитов, Данил Нәбиуллинның да атларга өстенлек бирүләре киләчәккә зур өметләр уята.
Алдагы еллардагы кебек быел да чиста токымлы, ярым махсус чабыш атлары һәм җирле бахбайларның бәйгедә катнашуы күпләрне сөендерде. Сабантуй мәйданы читендәге махсус ипподром тирәсен быел койма белән әйләндереп алганнар. Анда халык бик күп җыелган иде. Һәммәсен райондашларыбыз зур кызыксыну белән күзәтте. Ярым чиста һәм яхшы токымлы атлар бәйгесендә сабантуй батыры исеменә быел Раил Бариевның фермерлык хуҗалыгыннан 9 нчы сыйныф укучысы Илһам Закиров беренчелекне алды. Икенче, өченче урыннарны "Агрохимсервис" җәмгыяте өчен йөгергән Марс Магизов белән "Кама-Агро" дан Виталий Веробиков бүлештеләр. Җиңүчеләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камил Гаязов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук җирле атлар арасында җиңүчеләргә дә зур хөрмәт күрсәтелде. Быел Яңа Арыш авыл атына тиңнәр табылмады. Ә икенче урынга "Кама-Агро" аты ия булды. Бу хуҗалыкларның ат хуҗалары Рәмзил Садыйков белән Сәхип Турановка тантаналы төстә бүләкләр тапшырдылар.
Мәйданда концерт номерлары белән рәттән уеннар чиратлашты. Нинди күркәм, шул ук вакытта көч һәм зирәклек таләп итә тоган уеннарга бай икән безнең халык. Егет-кызларыбыз катыктан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, бау тарту кебек бәйгеләрдә үз көчләрен сынаштылар.
Беләкләрендә дәрт ташып торган ир затлары көчләрен гер күтәреп сынады. 75 кг авырлыкка кадәр булган үлчәү категориясендә Денис Бударин (райпо) һәм 75 кг авырлыктан югары булган үлчәү категорияләре арасыннан Илдус Хәбибуллин (Иске Арыш) беренчелекне яулады.
Кул көрәше мәйданчыгы да буш тормады. Егетләрдән дә уздырып, гүзәл затларыбыз көч сынашты. Бу бәйгедә ир-атлар арасында беренчелекне Айнур Зәйнетдинов, хатын-кызлар арасында Гүзәл Шәрипова яулады.
Быелгы пәһлеванның да исеме билгеле булды
Сабантуйны милли көрәштән башка күз алдына китереп булмый. Ул бәйрәмнең йөзек кашы булып тора. Батырларыбыз ел әйләнәсендә үз көчләрен сынашу өчен бил алышырга әзерләнсә, килгән халык җан атып торырга, батырлар күрсәткән гадел көрәш карарга килә.
Ул үз тирәсенә олысын да, кечесен дә җыя. Көчле-куәтле кешегә милләтебездә элек-электән хөрмәт зур булган. Сабантуй батыры авылда иң абруйлы кеше саналган. Малай-шалайлар аның тирәсендә бөтерелеп, аңа охшарга тырышса, әби-бабайлар аңа хөрмәт белән караган. Ә гүзәл кызлар Сабантуй батырына кияүгә чыгуны үзләре өчен олы бәхет дип санаган. Еллар үтә, ә Сабантуй батырына караш үзгәрми. Бүген дә мәйдан тирәсендә әнә шул батырларны карарга җыелган иде халык.
Башта көрәш яшүсмерләр арасында барды. 18 яшькә кадәр көрәшчеләр арасында абсолют батыр исеменә Балык бистәсе егете, Россия чемпионы Айназ Билалов лаек булды.
Чыннан да татар-башкорт көрәше милләтебез канына сеңгән спорт төре. Татарларда көрәшкә мәхәббәт ана сөте белән керәдер ул. Бил алышу озак барса да, җыелган халык таралышмады, барысы да Сабантуйның абсолют батыры исемен ишетәсе килде. Гадел көрәштә үз көндәшләрен җиңеп Сабантуйның абсолют батыры булып Күгәрчен авылы егете Динар Галиуллин пьедестальнең югары баскычына күтәрелде.
Сабантуй мәйданы артында да халык өчен бик кызыклы уеннар оештырылган. Бала-чага аларга дип әзерләнгән мәйданчыкта шау-гөр килсә, егетләр үзләрен спорт мәйданчыкларында сыный ала иде. Теләгән һәркем махсус мәйданчыкта җыр-биюгә сәләтен күрсәтте.
Гомумкоманда ярышында беренче урынны-Яңа Арыш авылы, икенче урынны-райпо оешмасы, өченче урынны Күгәрчен авылы яулады. Җиңүгә омтылганнары өчен аларга истәлекле бүләкләр бирделәр.
Сабантуй. Ана телебезнең шушы бер сүзе гаҗәеп тирән хис вә тойгы, нур вә шатлык, дуслык вә туганлык, хезмәт вә өмет төшенчәләре белән сугарылган. Сабантуй татарның һәр ир-атын чабыш аргамагыдай җилгендерә, хатын-кызларының гүзәллеген, уңганлыгын арттыра, әби-бабайларны яшәртә, авыруларга сихәт бирә, бала-чага йөрәгенә милли рух орлыклары сала. Адга таба да, менә шулай, гөрләп узсын Сабантуйлары, халкыбызның милли бәйрәме.
Бәйрәм уңаеннан фикерләр:
Миннегөл Хөсәенова, Бәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы:
-Сабантуе минем өчен иң беренче чиратта ул балачак хатирәсе. Бу көнне туганнар, дуслар, сыйныфташлар җыела. Шуңа бәйрәм тагын да ямьлерәк булып тоела. Әлбәттә, Сабантуйның яратып карый торган ярышы булып татар-башкорт көрәше тора. Ләкин, авылларда көрәшчеләр сафы гына елдан-ел кими бара. Элек һәр авылның үз батыры бар иде. Хәзер исә, чит яклардан килеп тәкә алып китәләр. Үзем исә чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу кебек күмәк уеннарда яратып катнашам. Сабантуй бизәлеше, уеннар төрлелеге белән дә күңелгә ятышлы булды. Иң мөһиме, быелгы көрәштә гаделлек хакимлек итте.
Зөлфирә Гәрәева, Кече Укмас Мәдәният йорты җитәкчесе:
-Сабантуе минем өчен ул кыр батырлары хезмәтенә бәя бирү көне. Бу көнне язгы чәчүгә нәтиҗәләр ясыйлар, алдынгы хезмәткәрләрне хөрмәтлиләр. Быелгы Сабантуе миңа бик ошады. Аеруча да концерт программасын билгеләп үтәсем килә. Төрле милләт вәкилләренең киемнәре бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде.
Рәзинә Әхмәтҗанова, Биектау авылы почтальоны:
-Тормыш мәшәкатьләре аркасында якын кешеләр белән еш очрашып булмый. Сабантуе нәкъ менә дуслар, туганнар очраша, ялгызлар үзләренә пар таба торган бәйрәм. Сабантуйда уеннарга караганда күбрәк концерт номерлары белән кызыксынам, үзебез дә җырчыларга кушылып моңланып утырабыз. Ат чабышын яратып карадым. Сабантуенда үзең катнашсаң икеләтә кызык бит ул. Сабантуен югары дәрәҗәдә оештыручыларга аеруча рәхмәтлемен.

Алисә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев