Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Эштә бердәмлек булгач

    Юл уңаена район авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек бүлеге мөдире Вәкил Хаҗиев белән сөйләшеп барабыз: «бүгенгедәй карлы, яңгырлы көнне савым сыерларын терлек утарында йөртсәң, сөт кимүе шунда ук ачык сизелә. Инде, югыйсә, азыкка да кытлык юк, сыйфаты да яхшы хәзер. Малларга аны һәр хуҗалыкта төрле витаминнарга баетып бирәләр»,-ди юлчым.

    Без килгәндә "Кама" агрофирмасының "Анатыш" бригадасында да малларга терлек азыгы биреп йөриләр иде. Атчыларның бер төркеме янәшәдәге баздан сенаж ташый, икенчеләре фураж китергәннәр. Сенаж, печән белән дә проблемалар юк. Барысы да кыш чыгарга җитәрлек күләмдә тупланган. Бригада идарәчесе Равил Маняков та терлекчеләр эшеннән канәгать.
    -Бездә халык тырыш, эш сөючән. Тегене эшлә, болай ит дип әйткәнне көтеп тормыйлар, барысын да үзе белеп башкаралар,-ди ул. Бераз уйланып торгач бүген фермада югары күрсәткечләргә ирешкән коллектив уңганнары белән таныштыра башлады. Мактаулы хезмәтләре белән үз коллективларында гына түгел, хәтта район күләмендә үрнәк итеп күрсәтерлек уңганнар монда да күп икән. Әнә, Айдар Низамов көнозын диярлек фермада маллар карый. Үз эшен күңелен биреп башкарганга, ул тәрбияләгән 104 баш тана да матур, көр булып үсә. Ә бүген аларның гомуми саны 200 дән артып киткән. Киләчәктә савым сыерларының баш санын арттыру, көтүне яңарту турында уйланалар алар. Анатыш фермасында гына да бүген 600 гә якын мөгезле эре терлек асрала. Аның 182 се савым сыерлары.
    Ел башыннан коллективта савым остасы Людмила Егорова алда бара. Шулай ук эштә Тамара Фалина, Наташа Орлова да сынатмый. Биредә сөт җитештерү күләме дә узган елдагыдан күпкә югары. Фермада зооветеринария таләпләре дә төгәл үтәлә. Юлдашым-район авыл хуҗалыгы идарәсе баш белгече әнә шул мәсьәләләргә күбрәк игътибар итте. Ул маллар алдына таратылган азык массасын учына алып составын күздән кичерде, иснәп сыйфатын тикшергәннән соң канәгатьләнүе йөзенә чыккан иде. Чыннан да, малларны тукландыруга сүз әйтеп булмый. Су, тоз алларында.
    Бер-ике көн элек кенә монда тирес чыгару транспортеры ватылган булган. Хуҗалык идарәчесе аны бик тиз төзәтеп сафка бастырган. Менә шулай итеп аңа биредә ферма мөдире, электрчы, көйләүче хезмәтләрен дә башкарырга туры килә. Ни хәл итәсең, авыл хуҗалыгында гомер-гомергә шулай булды бит инде ул. Әмма Анатыш фермасы коллективы үзара дус, тату яшәве һәм бердәмлеге белән башкалардан өстен. Димәк, бу асыл сыйфатлар аларның производство күрсәткечләрендә дә киләчәктә чагылыш тапмый калмас.
    Рәсемдә: "Кама" агрофирмасының уңган тракторчысы Александр Волков. Ул бу көннәрдә Рус Әшнәге фермасында терлекләргә азык тарату кебек җаваплы хезмәтне башкара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: