Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Энә тәгәрәрлек юл ачылды...

Кичә Котлы Бөкәш-Балык бистәсе-Каз.Чаллы юлы рәсми рәвештә ачылды. Чарада Мәскәү, Татарстаннан да олы кунаклар катнашты.

Инде ничә еллар язгы-көзге пычракларда Каз.Чаллы җирлегенә машинада үтү олы газапка тиң иде. Менә бу төбәк халкы өчен дә олуг куаныч килеп иреште-авыл зур юл белән 3 километр арада асфальт нигезендә тоташты. Моның өчен балыкбистәлеләр Рәсәй Федерациясе Транспорт министры һәм федераль Юл агентствосына зур рәхмәттә калалар. Сүз дә юк, мондый яңарышлар республикабыз җитәкчелеге катнашыннан һәм ярдәменнән башка тормышка аша алмас иде. Биредә төп подрядчы-"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыяте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда бу оешма төзүчеләре безне сыйфатлы юллары белән сөендереп кенә торалар. Әлеге юлны да "энә тәгәрәрлек" итеп эшләгәннәр.
Яңа юл ачу тантанасында катнашкан Рәсәй Федерациясе транспорт министры урынбасары Олег Белозеров юлчыларның эшенә югары бәя бирде һәм киләчәктә дә илебезнең сәясәтенә авылларны юллы итү бурычы куелуын ассызыклап үтте.
-Авылларны юллы итүгә юнәлдерелгән федераль проект елдан-ел активлаша башлады. Бүгенге көндә 125 кешедән дә ким яшәмәгән авылларга юл сузу максат итеп куелса, кулымны күкрәгемә куеп әйтәм, якын киләчәктә 30 һәм 20 кеше яшәгәннәрен дә юллы итәчәкбез. Бу Программа авыл кешесенең күңеленә ятышлы һәм бик тә мөһим,-диде Олег Белозеров үзенең тәбрикләү чыгышында.
Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да сүзен Федераль Программаның җөмһүриятебездә масштаблы җәелдерүенә бик шат булуыннан башлады.
-Кешеләргә мондый шатлык бүләк итү үзебезне дә нык сөендерә. Узган ел республикада 23 авылга шушындый юл керсә, быел аның саны бермә-бер үсә. Ел, көн тәүлеге авылга җиңел транспортта үтеп була икән, димәк цивилизация дә килә дигән сүз бит бу. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миннеханов безнең алга стратегик бурычлар куйды. Һәм якын елларда аны тормышка ашыру өчен тырышачакбыз,-диде министр.
Район башлыгы Илһам Валеев бу эштә җитәкчелек итүчеләргә район, авыл халкы исеменнән олы рәхмәтен җиткерде.
-Узган елларда юл хакында сүз кузгалгач, халык ышанып та бетмәгән иде. Чөнки аңлашыла да-проблема тамырланган, аны хәл итүе дә җиңел түгел. Әмма Рәсәй Транспорт министрлыгы, республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән менә күрәсез, яхшы юл ачылды. Аллага шөкер, юл буенча планнарыбыз тормышка аша бара. Бу проект-Программа кысаларында алдагы елларда башка авылларыбызны да мондый бәхет көтә. Аннан, әлеге трассаны файдалануга тапшыру транспортчылар бәйрәме алдыннан булуы белән икеләтә шатлыклы булгандыр дип уйлыйм. Бәла-казаларсыз, бары тик яхшылыклар, уңайлыклар китерә торган юл гына булсын берүк,-диде ул.
Мәскәү кунагы төбәкнең табигатенә соклануын яшерә алмады:
-Монда яшәр идем мин,-диеп куйды.
Әйе, килешергә мөмкин бу сүзләр белән-табигать искиткеч матур: урман, суы, болынлыклары дисеңме?! Менә бер дигән юллары да булды. Кунакларның юлны авыл эченә дә кертергә вәгъдә кылуын халык тагын бер кабат алкышларга күмде. Кунакларны рәхмәт сүзләре аша яңгыраган керәшен җыры озатып калды. Бу көнне авыл халкы район Мәдәният йортыннан килгән артистларыбыз әзерләгән концерт программасын карап та озак хушланды әле...
Рәсемнәрдә: кунаклар яңа ачылган юлдан атлый; яңа трассадан хәрәкәт китте.
Автор фотолары.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев