Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Дога кылды ак әбиләр

    Афәрин! Районыбызда Россия, Татарстан күләмендәге социаль, төзелеш программалары уңышлы гына тормышка ашырылып киләләр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына йөз тоткан хәлдә районыбыз җитәкчелеге сугыш ветераннары, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне торак белән тәэмин итү программасына аеруча зур әһәмият бирә. Бүгенге көнгә барлыгы 453 ветеран, сугышта катнашучыларның толлары фатирлы яки шәхси йортлы булды инде.

    Узган дүшәмбедә Балык бистәсендә тагын дүрт, Котлы Бөкәштә бер йорт ветераннарга тапшырылдылар. Йортларны абыйлы-энеле Илнур һәм Илназ Сабитовлар җитәкчелегендәге "СтройТитан" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт төзегән. 56 квадрат метрлы йортның иркен, якты бүлмәләрендә заманча уңайлыклар тудырылган. Ике контурлы җылыту казаннары урнаштырылган. Эшнең сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Бу кадәресен район башлыгы Илһам Валеев та югары бәяләде. Йортларның һәр бүлмәсенә кереп карап чыкты ул. "Булдыргансыз, Сабитовлар" дип төзүчеләрне мактап алды.
    Район башлыгы сугышта катнашучыларның толлары Нурзия Ибраева, Әминә Хөснуллина, Зәкия Ильязова, Котлы Бөкәштә Гөлнур Хәйдарованың һәрберсе белән җылы әңгәмә корды, иңнәреннән сөеп рәхмәтләрен җиткерде, ирләрен зур хөрмәт белән искә алды. Шушы йортларда авырмыйча озак яшәүләрен теләде.
    Әбиләр исә шундый зур бүләк өчен ил, республика, район җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткерделәр. "Бу шатлыкны газиз ирләребезнең генә күрә алмавы үкенечле инде",-диде әбиләрнең берсе. Менә шундый ак әбиләрнең рәхмәте мең бәладән коткара торган рәхмәттер инде ул. Яшьлекләрен сугыш өтсә дә, җидешәр, унар бала тәрбияләгәннәр, нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, сафлыкларын җуймаган изге затлар бит алар. Әнә бүген дә ил-көнгә тынычлык теләп матур гына дога кылып утырдылар.
    Илгиз Җамалиев.
    фотоларны rsloboda-rt.ru сайтыннан карый аласыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: