Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Данга уралган бәйрәм

    Бөек Җиңү көне-илебезнең героик биографиясендәге мөһим вакыйга. 1945 елның 9 маенда моңарчы күрелмәгән җимерелүләргә һәм кеше корбаннарына илткән сугышка нокта куела. Гасырлар узар, буыннар алышыныр, әмма Бөек Җиңү турындагы хәтер мәңге яшәр.

    Хәтерлибез һәм горурланабыз
    Балык бистәсендәге Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантаналары район Мәдәният йорты каршындагы мәйданда башлана. Флаглар җилферди, музыка уйный, сугыш елы җырлары яңгырый, ветераннар күкрәгендә медальләр җемелди. Күктә кояш нурларын сибә. Бу көнне күп кенә балыкбистәлеләр бөек датага багышланган тантанага килүне үзләренең бурычлары дип саныйлар. Быел да халык күп җыелган иде.
    Гимн яңгырый. Балалар сугыш ветераннарына ал канәфер чәчәкләре тапшыралар. Тантаналы митингны район башлыгы И.Валеев ача.
    -Сугыш һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы алып килде. Безнең районнан гына да фронтка 12 меңнән артык кеше китә. Аларның яртысы сугыш кырларында ятып кала,-диде ул. -Бүген без илебезне сугыш кырларында корал тотып, тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яклаган ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер исән-сау ветераннарга игътибар, кайгыртучанлык күрсәтү, аларга лаеклы картлык өчен мөмкинлекләр тудыру безнең бурыч. Бу юнәлештә күп эшләр башкарыла да. 400 дән артык сугышта катнашучы һәм аларга тиңләштерелгән ветераннар торак шартларын яхшырттылар. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим.
    Музыка, җыр һәм биюләр бергә үрелде
    Балык бистәсенең горурлыгы-үзәк стадион тамашачыларны кунакчыл каршылады. Район халкы өчен бәйрәм сәүдәсе оештырылган. Ә якында гына чын поход кухнясы эшли иде. Агротехник көллият хезмәткәрләре кунакларны солдат боткасы ашарга чакырдылар. Күпләр зур канәгатьлек белән сыйландылар да. Трибуналар акрынлап халык белән тулдылар.
    Менә яшел кырга төрле төстәге күлмәкләр кигән балалар сибелде. Бу бию композициясендә барлык иҗат коллективлары катнаштылар. Аны тамашачылар сокланып, хозурланып күзәттеләр. Алга таба да һәр концерт чыгышы иң югары дәрәҗәдә мактауга лаек иде. Бу көнне балыкбистәлеләр һәм район кунаклары алдында иң яхшы иҗат коллективлары, республика, район конкурсы лауреатлары, шул исәптән «Кама йолдызчыклары», "Серпантин", "Рапсодия" бию коллективлары, Зөһрә Насыйпова, Алмаз Сафин, Сергей Фалин һәм башкалар чыгыш ясадылар. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге халык ансамбле аеруча җылы тәэсирләр калдырды.
    Җиңү көненә багышланган тантана район халкы күңелендә озак сакланыр әле. Сугыш ялкыны бервакытта да җиребезгә кагылмасын, күгебез аяз, тыныч булсын.
    Рәсемнәрдә: Җиңү бәйрәменнән күренешләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: