Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Чыршы тирәсендә

    Узган атнаның җомга көнне район газ эксплуатацияләү службасы каршысында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды. Хуҗалар район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны сөенеп каршы алдылар.

    Район газчылары менә 10 ел инде үз якташларын Яңа елга яхшы әзерлек белән каршы алалар. Үз көчләре белән алар чыршы тирәсендә кардан төрле әкият геройларының сыннарын ясап куйганнар. Биредә шулай ук боз тавында да шуарга мөмкин иде. Балалар өчен күп төрле таганнар ясаганнар. Бәйрәмгә балалар белән аларның әти-әниләре дә килгән.
    -Без бәйрәм алдыннан үзебездә сезне каршы алуыбызга бик шат,-дип башлады район газ службасы башлыгы Бәйрамхан Фатыйхов үзенең тәбрикләү чыгышын. -Район газчылары балыкбистәлеләр өендә җылы һәм күңелле булсын өчен күп нәрсә эшлиләр. Әлеге кар шәһәрчеген дә без ихлас күңелебездән сезнең өчен әзерләдек.
    Тантанага җыелучылар алдында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рашат Хәбибуллин да тәбрикләү сүзен җиткерде.
    -Район газ службасы хезмәткәрләре елның-елында Яңа елга әзерлек буенча беренчелекне алалар. Быел да алар район оешма, учреждениеләре арасында зәвыклы әзерләнеп күпләргә үрнәк булып торалар,-дип ул ел дәвамында районыбыз халкының уңышлары, икътисадый үсешебез турында сөйләде. Киләсе елның да шулай уңышлы булуын теләде.
    Шуннан соң хуҗалар зур булмаган бәйрәм концерты тамашасы күрсәттеләр. Газ службасы хезмәткәрләренең матур җырлавын кунаклар сокланып тыңладылар. Ниһаять, көтелгән команда яңгырады, чыршы уты кабынды. Бистәнең кичке күгенә бик күп төрле ут чаткылары сибелеп, бәйрәм хөрмәтенә салют атылды.
    Балыкбистәлеләр әкият шәһәрчеге буйлап таралыштылар. Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Ә район оешма учреждение җитәкчеләре автобусларга утырышып Балык бистәсе буйлап рейдны дәвам иттерделәр, Яңа ел бәйрәменә кемнең ничек әзерлеген тикшерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: