Чулман өстендә спорт бәйрәме

Матур гадәткә кергән киң массалы чаңгы ярышы быел Чулман елгасы өстендә үтте. Аңа район үзәгеннән һәм авыллардан меңнән артык спортчы җыелды.
Чулман яры буе Сабан туеннан бер дә ким түгел иде. Район үзешчәннәре берсеннән-берсе күңелле, дәртле музыка белән килгән халыкның күңелен күрде. Биредә шулай ук тәм-томнар, кайнар чәй белән дә сыйланырга мөмкин булды. Чаңгычылар һәм җанатарлар ярыш башлануын түземсезлек белән көтеп алдылар. Ә чаңгы ярышында катнашучылар яшьләренә карап төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар. Ниһаять, стартка команда яңгырады. Йөзләгән чаңгычылар алга омтылдылар. Әлбәттә инде иң алда һөнәри белемле спортчылар йөгерә. Шулай да бу бәйгедә җиңү яулау гына түгел, ә массалы походта һәркемнең актив катнашып сәламәтлеген ныгыту да үзмаксат булып торды.
Исәпле минутлар тиз үтә. Инде финишка килүче җиңүчеләр дә билгеле булды. Хөкемдарлар ярышта катнашучыларның нәтиҗәләрен чыгарган вакытта, бәйрәмгә килүчеләр үзара аралашып фикер алыштылар, пилмән, шашлык белән сыйландылар. Сәхнәдә чыгыш ясаучы үзешчәннәр бер-бер артлы алышына торды.
Йомгаклау тантанасын муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
-Быелгы бәйрәм бик күңелле үтте,-диде ул. Чаңгычылар өчен яхшы урын сайлап алынды. Кәефләр күтәренке, алдан заказ биргәндәй кояш та алсу нурларын сибә. Бигрәк тә кулларына чаңгы тоткан ветераннарны һәм нәни спортчыларны күрү күңелле. Көчле алкышлар астында район башлыгы җиңүчеләргә акчалата бүләкләр һәм грамоталар тапшыра. Бәйгедә катнашучы иң өлкән чаңгычы Сөләйман Гыйзетдинов белән иң нәни спортчы Күгәрчен авылыннан 6 яшьлек Адилә Мингарипова да район җитәкчесе кулыннан бүләкләр алды. Тантана тәмамланса да, җыелган чаңгычылар тиз генә таралырга ашыкмадылар. Бәйрәм хозурында аралашулар дәвам итте.
Рәсемдә: старт мизгеле.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.15800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7000
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9700
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12100
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.44800
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.95500
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды14300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!252200
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.16100
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.50700
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.12600
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19200
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.13400
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.15800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.7000
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.9700
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика