Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Чиста кырда” рапс та күкрәп үсә

Августның беренче көнендә "Логос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Солтан авылы янындагы рапс басуында әлеге культураны "Клеарфилд"системасы буенча игүгә багышланган республика семинары булып узды. Анда дөньякүләм танылган "ВАСФ" химия концерны, "Рапуль" рапс, көнбагыш, кукуруз орлыклары җитештерүче компания, Германия орлык альянсы һәм ООО "Казаньагрохимсервис" менеджерлары, республиканың рапс игүче хуҗалыклары җитәкчеләре, белгечләре катнашты.

Баштарак уттай урак өстендә семинар үткәреп ятуның нигә кирәге булды икән дигән уй да кергән иде башка. Тыңлагач, бераз төшенгәч бу чараның бик тә вакытлы һәм кирәкле булуына инандым инде. Иң әүвәл рапсның рентабельле, зур табыш китерә торган культуралар булуын ассызыклап үтәргә кирәктер. Бик тә файдалы май сыгалар бит аннан. Рентабельлек дигәннән, бүген бодайның бер тоннасы 6 мең сум торган вакытта рапсның бәясе 12-13 мең сум. Ә Европада аны 20 мең сумга да сатарга була икән. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүебезне исәпләсәк, монысы да кызыктырырлык бит. Әмма бу кадәр табыш алу өчен рапсны барлык технологик чылбырны төгәл үтәп, гербицидын, инсекцитидын вакытында кертергә кирәк. Шактый нәзберек, игътибар таләп итә торган культура ул. Югалтуларсыз җыеп алу өчен дә өлгерлек таләп ителә. "Рапуль" компаниясе вәкилләре болар хакында тәфсилләп сөйләделәр, аңлаттылар инде. "Логос"ның баш агрономы Виктор Гуськов та рапс игү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Республикакүләм семинарның нәкъ менә "Логос"та узуы очраклы түгел. Әлеге җәмгыять җитәкчеләре игенчелектәге һәр яңалыкны, прогрессив технологияләрне, кем әйтмешли, очып чыгуга эләктерергә генә торалар. "Логос"та рапс игү белән 6-7 ел шөгыльләнәләр инде. Моңа кадәр ул, нигездә, сидерат, терлек азыгы буларак үстерелгән. Бүгенге көндә рапс мәйданнары барлыгы 3 мең гектардан артык мәйданны били. Шуның 1642 гектары "Клеарфилд" системасы буенча игелә. Клеарфилд татарчалатып әйтсәк, "чиста кыр" дигән сүз. Системаның асылы шунда: яхшылап эшкәртелгән басуга рапсның тотрыклы "Сальса" гибрид сортын чәчкәннәр. Чәчүлекләрне тәэсир итү көче киң спектрлы "Нопасаран" гербициды белән эшкәрткәннәр. Бу гербицид барлык төр чүп үләннәрен, шул исәптән, рапсның гибрид булмаган башка сортларын да корыта. Шуның өстенә, рапс маеның сыйфатын да арттыра төшә икән әле. Ул гына да түгел, бу система белән игелгән рапстан соң басу чүп үләннәреннән арынып кала. Димәк, рапстан соң чәчелгән культураны чүп үләннәренә каршы эшкәртәсе дә булмый. Икеләтә файда була инде. Тагын шунысы, традицион ысул белән иккәндә бер гектар рапсның үзкыйммәте 8 мең сумга кадәр җитә. Ә "Клеарфилд" системасы үзкыйммәтне 3-4 сумга кадәр киметә.
"Логос" басуының сынау участогында рапсның яңа система белән игелә торган гибрид сортларын, традицилон ысул белән игелә торган сортларын кишәрлекләп утыртканнар. Аерманы күрү өчен белгеч булырга да кирәк түгел. Аермасы күз алдында. "Клеарфилд" системасы белән игелгән участокта бер генә чүп үләне дә күрмәссең, ә менә гади ысул белән игелгәнендә эт эчәгесе һәм башка чүп үләннәре борын төрткән шул.
Кунаклар "Логос"ның рапс басуын, аны игү буенча тәҗрибәләрен югары бәяләделәр, яхшы уңыш вәгъдә итүен әйттеләр. Атна-ун көннән рапсны урып-җыюга керешергә исәпләре. Белгечләр әйтүенчә, гектардан 20 центнер чыкса да, шактый табыш китерәчәк. Бирсен Ходай!

Рәсемдә: "Логос" җитәкчесе Е.Лылов белгечләрнең һәр киңәшенә колак сала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев