Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чирне вакытында дәвалау хәерле

Бу атнада Чистай шәһәрендә район башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчеләре, матбугат чаралары җитәкчеләре катнашында зона киңәшмәсе узды.

Әлеге зона киңәшмәсе бүгенге көннең иң актуаль проблемасы-коррупциягә каршы көрәш мәсьәләсенә багышланган иде. "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Ислам Әхмәтҗанов әлеге "замана чиренең" тамырлана, төрле тармакларга прогрессив үтә баруын искәртеп үтте.
-Коррупция аерым гражданнарга гына түгел, тулаем җәмгыятькә куркыныч яный. Республика буенча гына елына меңәрләгән коррупцион характердагы җинаять кылынуы да моның ачык дәлиле. Җәмәгатьчелек бер йодрык булып алынганда, үтемле чаралар күрелгәндә, янәшәбездә битарафлык булмаганда гына без аерым нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз,-диде ул.
Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Президенты идарәсенең баш киңәшчесе Салават Рәхимовның чыгышы, нигездә, урыннарда бу юнәлештәге эшчәнлекне анализлауга юнәлдерелгән иде. Ул профилактик тәрбия чараларын мәктәп бусагасыннан башларга кирәклеген ассызыклады. Тематик конкурслар оештырырга чакырды. Төрле катлам кешеләре арасында сораштырулар үткәрү дә зыянга булмас иде",-диде ул.
"Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Адиятова, идарә начальнигы Марсель Гильмеев җирле матбугатта әлеге теманың яктыртылышы, журналистларның бу юнәлештәге проблемалы җитешсезлекләре турында сөйләделәр, киләчәккә күрсәтмәләр бирделәр, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Киңәшмәдә кулланма итеп алырлык фикерләр аз яңгырамады.
-Иң беренче чиратта, безнең бурыч профилактик гамәлләр-чараларны массакүләм җирлектә үткәрүгә юнәлдерелергә тиеш дип саныйм. Тормышның карасын гына түгел, агын да күрә, янәшәдәге намуслы кешеләребезне үрнәк итеп күрсәтә белергә кирәк. Гомер юлында хәләл хезмәте белән яшәгәннәр, ришвәтне алмаган, бирмәгәннәр дә күп бит тормышта,-дигән фикер яңгыратты Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов.
Әйе, коррупциягә каршы көрәшнең формалары аз түгел, әмма, әлеге дә баягы, барлык гражданлык җәмгыяте институтлары белән бергә атлаганда гына бу "яман чирнең" үзәк тамырына балта чабарга була. Юкса сиңа да, миңа да аның тотнаксызлыгыннан шактый газапланырга туры киләчәк.
Бу җәһәттән, әйдәгез, тагын кайберәүләрнең фикеренә күз салып алыйк.
Вера Малакаева-мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе:
-Коррупциягә каршы көрәштә җәмәгать оешмаларына, җәмәгатьчелеккә өстенлекне бирергә кирәк дип саныйм. Әнә, партия чорында "Халык контроле" нинди дәрәҗәле орган иде. Күрәбез, соңгы вакытларда ил җитәкчелеге, Җәмәгать Палатасы үткәнгә кире кайтырга уйлый булса кирәк. "Җәмәгать контроле" булдыру турында сүзләр йөри. Халык күзе күп күрә, дигән хакыйкатькә ятышлы булыр иде бу.
Розалия Фахуртдинова-коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе:
-Нигездә, район югарылыгында әлеге мәсьәлә буенча аз эшләнми. Теләгән кешегә тулырак мәгълүматны район сайтыннан алу мөмкинлеге бар. Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең утырышлары видеокамерага төшерелә һәм сайтка куеп барыла.
Дәүләт муниципаль органнарының эшчәнлеген күзаллау максатында район үзәк хастаханәсе, пенсия фонды, автовокзал биналарында, шулай ук барлык мәгариф учреждениеләренә махсус тартмалар куйдык. Без аларны даими ачып торабыз һәм гражданнарның һәрбер мөрәҗәгате контрольгә алына.
Мансур Китаев-район үзәк хастаханәсе баш табибы:
-Безнең коллектив зур булганлыктан, пациентларыбыз белән сораштырулар үткәрүгә зур өстенлек бирер идем. Без бу эшне башладык һәм киләчәктә дә дәвам итәргә кирәк.
Бәдамша Вәлиев-хезмәт ветераны:
-Кырысрак законнар кирәк. Авызын бер пешергән кеше өреп каба. Район системасындагы бюролар җитми. Сорамыйча читләрнең бер йомычкасына тисәң дә җәзасын татый идең. Ә хәзер шәхсән соравыңны "күчтәнәчсез" генә хәл итүе, үзе бер проблема.
Без әле алга таба да бу темага сөйләшүләребезне дәвам иттерербез. Сездән дә хатлар, шалтыратулар көтеп калабыз. Бер баш-бер баш, ике баш "киңәшләр йорты" дип тиккә генә әйтелми халык кәлимәсендә.
Редакциядән: Әгәр коррупциягә хас хәлләргә юлыгасыз икән, сез бу хакта минутында ук "кайнар телефон"нар аша хәбәр итә аласыз: прокуратура-2-20-07; район эчке эшләр бүлеге-2-39-42 һәм район хакимияте 2-14-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев