Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчәкләр белән яшәү күңеллерәк

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин җитәкчелегендә төзекләндерү буенча махсус комиссия район үзәгендә рейд үткәрде. Алар оешма, учреждение һәм яшәүчеләрнең йорт тирәләрендәге чисталыкны тикшерделәр. Бу юлы көндәлек тормышыбыз һәм көнкүрешебезнең эстетик матурлыгына күбрәк игътибар бирелде. Балык бистәсе соңгы елларда шактый матурланды һәм төзекләндерелде....

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин җитәкчелегендә төзекләндерү буенча махсус комиссия район үзәгендә рейд үткәрде. Алар оешма, учреждение һәм яшәүчеләрнең йорт тирәләрендәге чисталыкны тикшерделәр. Бу юлы көндәлек тормышыбыз һәм көнкүрешебезнең эстетик матурлыгына күбрәк игътибар бирелде.
Балык бистәсе соңгы елларда шактый матурланды һәм төзекләндерелде. Район хакимияте, Мәдәният йорты, сәүдә үзәкләре тирәләре заманча төс алды. Биредә берсеннән-берсе матур чәчәк түтәлләре булдырылды. Район үзәге белән аңлашыла, ә менә читтәгеләр ничек яши соң? Күп оешма, учреждение тирәләрендә чәчәкләр сирәк күзәтелә. Мәктәп, балалар бакчалары, пенсия фонды биләмәсе, райгаз, прокуратура, янгын часте һәм башка шундый оешмалар үз тирәләрен ямьләндерүгә зур иътибар бирәләр. Халыкны социаль яклау оешмасы бинасы каршында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсә. Кызганычка каршы район үзәгендә яшәүче кайберәүләр Балык бистәсен гөлбакчага әйләндерергә бик ашкынып тормыйлар. Хуҗалык, йорт җир тирәләрендә генә түгел, хәтта бакчаларда да чәчәкләр сирәк күренә. Зәки Шәймарданов урамында яшәүче Х.Әскарова йорты каршысында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсеп утыра. Үтеп йөрүчеләр дә аңа сокланалар. Районыбызның "Поле чудес" микрорайонында яшәүчеләр М.Зәйнуллин, Ф.Шәрипова, Р.Бәдретдиновлар да йорт тирәләрен үз фанатазияләре белән матурлап бизәү әмәлен тапканнар. Чәчәк үсентеләреннән тыш алар кошлар фигураларын да кулланганнар. Мондый матурлык, әлбәттә, берәүне дә битараф калдырмый.
Без үз бистәбезне гомуми йортыбызга саныйбыз. Шуңа һәркем үз йорт тирәсен матурлау чарасын күрсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев