Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чаралар мәйданы киңәя

Районыбыз башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелгән иде. Иң үзәк мәсьәләләрнең берсе "Балык бистәсе муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында коррупциягә каршы тору буенча күрелгән чаралар турындагы" темага доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Җамалиев чыкты. (Ред. әлеге докладтан...

Районыбыз башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибенә 7 мәсьәлә кертелгән иде. Иң үзәк мәсьәләләрнең берсе "Балык бистәсе муниципаль районы торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында коррупциягә каршы тору буенча күрелгән чаралар турындагы" темага доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәсим Җамалиев чыкты. (Ред. әлеге докладтан өзекне газетабызның киләсе саннарында укый алырсыз). Р.Җамалиев шулай ук яшь гаиләләргә торак алу өчен субсидияләр бүленеше турында да тулы мәгълүмат җиткерде.
Ә район мәгарифе җитәкчесе Илсур Садыйков исә әлеге системада бюджеттан тыш акча средстволарын файдалануда законлылыкны саклауга кагылышлы эш-гамәлләргә, контрольлек мәсьәләләренә тукталды.
Утырышта 2012 елга комиссиянең эш планы, "Коррупциягә кагылышлы фактлар турында гражданнар мөрәҗәгате өчен" махсус ящикларны булдыру һәм ачу тәртибе расланды. Мондый ящикларны район хакимиятендә, элемтә бүлегендә, хастаханәдә һәм башка халык күп була торган оешма, предприятие биналарында кую күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев