Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәйрәмчә һәм тантаналы...

8 май көнне район үзәгендә Бөек Җиңүгә һәм Балык бистәсе оешуның 85 еллыгына багышланган бәйрәм тантаналары узды. Шатлык, горурлык һәм кайгы көне

Майның бу көнендә безнең йөрәкләрне дулкынландыргыч хисләр яулап ала. Бу Бөек Җиңү Ватаныбызның һәр гражданины хәтерендә мәңге сакланыр. Ул корал тотып Ватанны саклаучылар өчен дә, тылда Җиңү хакына тырышып эшләүчеләр өчен дә, ата-бабаларның данлы традицияләрен дәвам итүче яшь буынга да изге бәйрәм. Бу көнне шатлык, горурлык һәм кайгы бәйрәме дип атыйлар.
Ветераннарның йөзендә елмаю балкый. Аларның орден, медальләре май кояшында җемелдәшәләр. Традицион бәйрәм парадын карарга йөзләрчә балыкбистәлеләр, дистәләрчә читтә яшәүче якташлар килгән. Аларның күбесе өчен Балык бистәсе иң яраткан туган як.
-Соңгы елларда Балык бистәсе зур үзгәрешләр кичерде. Матурланды, төзекләндерелде,-ди районның элекке җитәкчеләреннән берсе Л.Лопатюк. -Бу җирдә мин 30 елга якын эшләдем. Шуңа да ул миңа туган җирем кебек. Уңай үзгәрешләр күңелне шатландыра. Монда яшәмәсәм дә, Балык бистәсе җире мине һәрвакыт үзенә тарта.
Кунаклар арасында без район үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрне, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгарифнең атказанган хезмәткәрләрен күрәбез. Бәйрәмгә элеккеге партия район комитетының беренче секретарьлары М.Виноградов, В.Васильев, Х.Газизов, район башкарма комитеты җитәкчесе П.Басаркин, аның урынбасары В.Козлова һәм башкалар кайткан иде. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары З.Вәлиева җитәкчелегендәге республика кунаклары да катнаштылар.
Дәүләт гимны яңгырый. Микрофон алдында район башлыгы И.Валеев.
-Бүген без Бөек Җиңүнең 67 еллыгын билгеләп үтәбез,-диде ул. -Зур хөрмәт белән сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз. Бу Җиңү чыннан да барыбызга да берәү. 12 меңнән артык якташыбыз фронтка китәләр. Аларның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайтмый. Без Герой якташларыбыз белән горурланабыз. Ватаныбызның бәйсезлеген саклап калган ветераннарга рәхмәтебезне белдерәбез, ә Җиңү өчен башларын салганнар алдында без мәңге бурычлы. Өлкәннәргә карата кайгыртучанлык күрсәтү безнең бурычыбыз.Бу юнәлештә зур эшләр башкарыла. Соңгы елларда гына да 437 ветеран лаеклы торак алдылар. Бу эш дәвам итә. Беркем дә онытылырга тиеш түгел. Җиңү бәйрәме белән сезне, кадерле ветераннар һәм хөрмәтле балыкбистәлеләр!
ТР Премьер-министры урынбасары З.Вәлиева якташыбыз, Татарстан Президенты Р.Миңнехановның котлавын җиткерде. "...балыкбистәлеләрне күпмилләтле Ватаныбызның тарихына мәңгелеккә кергән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм.
(Ахыры 2 биттә).
(Ахыры. Башы 1 биттә).
Без бер халык, бердәм ил булып коточкыч сынаулар аша үттек, рәхимсез дошманны җиңдек. Без Ватанны саклап һәлак булучыларны да, Җиңү яулап кайтучыларны да, тылда фидакарь хезмәт итүчеләрне дә хәтеребездә саклыйбыз. Ул героик эпоха елдан-ел ерагая. Дәһшәтле көннәрне үз күзләре белән күрүчеләр кимегәннән-кими. Әмма Җиңү көне киләчәк буыннар өчен югары әхлакый маяк булып кала",-дигән сүзләр бар иде анда.
Бөек Ватан сугышы ветераннары исеменнән Олы Әшнәктән Ф.Гарәпшин чыгыш ясады. Ул игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен республика, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде.
Кайгылы музыка астында район үзәгендәге һәйкәл һәм обелискларга веноклар, гирляндалар салына.
Район хәрби комиссары Ф.Ваһапов район башлыгына парадның әзерлеге турында рапорт бирә. И.Валеев анда катнашучыларны сәламли һәм Бөек Җиңү көне белән котлый. "Ура" тавышлары яңгырый. Тигез колонналар ветераннар, абруйлы кунаклар рәте яныннан узалар. Аларның составында район мәктәпләре, кадет сыйныфы укучылары, форпостлылар, парадны яшь барабанчылар төгәлли. Алар артыннан флаг һәм транспарантлар белән бизәлгән машиналар, мотоцикллар керә. Аларда хәрби чор гимнастеркалары кигән егетләр утыра. Парад төгәлләнде, әмма тантаналар дәвам итте. Бәйрәмнең икенче өлеше яңа стадионда узды.
Районның
киләчәге өметле
Балык бистәсе районы оешуына 85 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы футбол стадионында дәвам итте. Бирегә меңнән артык кеше тамаша карарга җыелган иде. Бистәлеләргә "Газпром" бүләге булган заманча стадионны күпләрнең әле беренче күрүләре. Стадион алдындагы мәйданчыкта сәүдә палаткалары тезелеп киткән. Биредә кыр кухнясыннан чын солдат боткасын да авыз итәргә мөмкин иде. Авыл кешеләре һәм районыбыз кунакларының игътибарын барыннан да бигрәк үзенчәлекле заманча ату коралларыннан төзелгән күргәзмә җәлеп итте. Аларны Казан горнизоны спецназ сугышчылары тәкъдим иткән иде. Шулай да күп халык түземсезлек белән футбол кырында үтәчәк көннең төп вакыйгасын көттеләр.
Ул театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Анда районның борынгы яшәешеннән башлап, колхозлар оешу, беренче трактор кайту, Бөек Ватан сугышы башлану, Җиңү көнен билгеләп үтү һәм Балык бистәсенең бүгенге тормышы ачык сурәтләнгән. Ул шулай ук илебез тарихын да үз эченә алган. Болар бар да халык күңелендә зур тәэсир калдырды. Аны оештыруда мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, балалар бию коллективы һәм "Өмет" фольклор ансамбле дә зур өлеш керттеләр. Театральләштерелгән тамаша гимназиянең кадет укучылары һәм форпостчылар маршы белән тәмамланды.
Диктор районыбыз юбилеена кайткан танылган якташларыбыз исемнәрен атый. Аларның һәркайсын тамашачылар алкышларга күмә.
Тантаналы чараның рәсми өлешен муниципаль район башлыгы Илһам Валеев ачып җибәрде.
-Оешкан көннән башлап районыбыз данлы юл үтте. 85 ел эчендә ул социаль, икътисадый яктан ныгыды. Бүген дә зур үсеш юлында. Көннән-көн районыбыз төзекләндерелә, матурлана. Авыл хуҗалыгы икътисадый яктан ныгый, югары темп белән алга атлый. Без барыннан да бигрәк инвесторларыбызга рәхмәтле. Ә уңышлар район халкының тырыш хезмәте бәрабәренә ирешелә. Без барыбыз да гомуми йортыбыз булган Балык бистәсенең киләчәгенә зур өметләр белән яшибез. Бүгенге буын эшчәннәренең данлы хезмәтен дәвам иттерергә омтылучы яшьләребез күп булуына сөенәбез,-диде ул.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева да районыбызның хезмәт сөючән халкына, иҗат кешеләренә соклануын белдерде.
-Бүген Татарстан халкын данлаган иҗат кешеләре арасында Балык бистәсеннән чыккан шәхесләр дә бик күп. Яшьләрегез сәләтле, өлкәннәрнең һәркайсына алмаш булырлык. Район елның-елында социаль, икътисадый үсеш кичерә, уңай нәтиҗәләргә ирешә. Киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булсын,-диде ул.
Шуннан соң микрофон алдында элеккеге район җитәкчесе Валерий Васильев, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, Яр Чаллы шәһәре вәкиле, якташыбыз журналист Хәбибрахман Шәфигуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар. Алар үзләренең уй-кичерешләре, туган якларына булган сокланулары, якташларына матур теләкләрен әйттеләр.
Бу көнне авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгариф һәм төрле оешма, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләренә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев