Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бәйрәм күңелле узды

    1 июньдә балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Ул һәрвакыт күңелле уза.

    Иртә белән район башлыгы И.Валеев "Березка" һәм "Мишутка" балалар бакчаларында булып, балаларны тәрбияләү шартлары белән танышты. Ул балаларга бүләкләр, уенчыклар да алып килгән иде. Район башлыгы балаларны районның киләчәге, иң төп һәм зур байлыгы дип атады. Шуңа да алар игътибар үзәгендә булырга тиеш. Балалар өчен вакытны да, көчне дә кызганырга ярамый.
    Бәйрәмнең тантаналы өлеше район Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта узды. Балалар бәйрәмгә мәктәп яны сәламәтләндерү лагерьларыннан килделәр. Алар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин чыгыш ясады.
    -Безнең районда балалар өчен зур эшләр башкарыла,-диде ул. -Спорт комплекслары, балалар бакчалары төзелә. Бик күп төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшли. Балаларның сәламәт һәм төрле яктан камил булып үсүләре өчен барлык шартлар тудырылган. Быел 2000 нән артык укучы сәламәтләндерү һәм хезмәт лагерьларында ял итәчәкләр. Районда демографик хәлнең яхшыруы да куандыра. Агымдагы елның 5 аенда гына да 108 бала туды. Атна дәвамында район мәктәпләрендә балаларны яклау көненә багышланган чаралар узачак.
    Пенсия фонды идарәсе начальнигы М.Валеева Күкидән Зөлфирә Галимовага, Балык бистәсеннән Ләйлә Фәсхетдиновага, Биектаудан Зөлфия Кәримовага, Бикчурайдан Гөлүсә Гаяновага "Ана капиталы" сертификатлары тапшырды.
    Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Алып баручы Р.Имамов бәйрәмне мавыктыргыч итеп алып барды. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәрвакыттагыча кызыклы программа әзерләгәннәр иде. Ул конкурсларга, күңелле уеннарга, җыр-биюләргә бай булды. Балалар иҗат үзәгенең музей җитәкчесе балалар өчен викторина үткәрде. Кечерәкләр рәхәтләнеп җырлаган-биегән арада өлкәнрәк балалар өчен тәмәке тартуга каршы юнәлдерелгән "Мөстәкыйль балалар" акциясе оештырылды.
    Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре бик күп бүләкләр, призлар әзерләгәннәр иде. Бер генә бала да конфетсыз, сувенирсыз калмады. «Асфальтта-рәсем» конкурсында дистәләгән малай һәм кыз катнаштылар. Алар туган як темасына рәсемнәр иҗат иттеләр. Яшь рәссамнарга да бүләкләр бирелде.
    Ике сәгать сизелми дә үтеп китте. Әмма балачак бәйрәме дәвам итә әле.
    Рәсемдә: район үзәгендә бәйрәм.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: