Бәйрәм чараларына чакыру бар
Балык бистәсе шәһәр җирлегендә 9 май көнне Бөек Җиңү көненең 69 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы була. Ул район Мәдәният йорты каршысында көндезге сәгать 10.00 да митинг белән башланып китә, аннан оешма, предприятие вәкиләре Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балыкбистәлеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салачаклар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше зур парад...
Балык бистәсе шәһәр җирлегендә 9 май көнне Бөек Җиңү көненең 69 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы була.
Ул район Мәдәният йорты каршысында көндезге сәгать 10.00 да митинг белән башланып китә, аннан оешма, предприятие вәкиләре Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган балыкбистәлеләр истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салачаклар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше зур парад белән тәмамлана.
Кичке 19.00 сәгатьтә Чулман яр буенда зур бәйрәм концерты булачак. Анда район үзешчән артистлары чыгыш ясый. Район яшьләре дискотекада күңел ача алачаклар.
Биредә сәүдә рәтләре эшлиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев