Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Быелгы елның соңгы утырышы

30 декабрьдә Балык бистәсе муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар утырышта "Балык бистәсе муниципаль районының халкы, бюджеттагы һәм башка кулланучылары өчен 2014 елга торак-коммуналь хезмәтләр буенча тарифлар турында"гы, "Урындагы мәсьәләргә кагылышлы Балык бистәсе муниципаль районы гражданнарының хокук иҗади башлангычын тормышка ашыру...

30 декабрьдә Балык бистәсе муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның көн тәртибенә 5 мәсьәлә кертелгән иде. Депутатлар утырышта "Балык бистәсе муниципаль районының халкы, бюджеттагы һәм башка кулланучылары өчен 2014 елга торак-коммуналь хезмәтләр буенча тарифлар турында"гы, "Урындагы мәсьәләргә кагылышлы Балык бистәсе муниципаль районы гражданнарының хокук иҗади башлангычын тормышка ашыру турындагы Положениесен раслау", "Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы территориясендә гражданнардан сорашу билгеләү һәм үткәрү буенча Положениесен раслау турында", "Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы Советының 2012 елда кабул ителгән карарына үзгәрешләр кертү турында" һәм Балык бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасына кергән тәкъдимнәрне карау буенча эш нәтиҗәләре турында"гы мәсьәләләрне тикшереп тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырышны район башлыгы Илһам Валеев алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев