“Бу кешеләр район тоткасы”

Чәршәмбе көнне район Мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан-2012" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бу конкурс безнең районда традицион рәвештә үткәрелә. Һәм балыкбистәлеләр арасында популярлык казанды. Бу көнне дә тамашалар залы тулы иде.
-Бүген сәхнәгә төрле һөнәр һәм социаль статустагы кешеләр чыгачак,-диде бәйрәм тантанасын ачып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин. -Әмма аларны хезмәт сөючәнлек, шәфкатьлелек кебек кешелек сыйфатлары берләштерә. Мондый кешеләр район тоткасы.
Бу конкурста номинацияләр күп. "Өченче яшь героинясы" номинациясендә Яңа Сала авылыннан Исламия Шәфигуллинаны тәбрикләделәр. Ул 6 малай тәрбияләп үстергән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, көче дә, дәрманы да бар әле. Тамашачыларга тальян гармунда уйнап күрсәтте ул. "Минем язмыш-минем һөнәр" номинациясендә ООО "Азык-төлек корпорациясе" сыер савучысы Гөлнур Гәрәева, "Хатын-кыз-ана" номинациясендә Күгәрченнән Фидания Гыймадиева, "Хатын-кыз-сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Зур Мәшләк мәктәбе укытучысы Кадрия Шәмсевәлиева, "Хатын-кыз-эшмәкәр" номинациясендә Анатыштан Наталья Талакова җиңү яуладылар. Ә "Хатын-кыз-мәдәният һәм рухилык" номинациясендә балалар сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова һәм Кызыл Йолдыз урманчылыгы клубы директоры Лариса Кибякова җиңүчеләр булып танылдылар. Алар шулай ук концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Шомбыт ФАП фельдшеры Нина Бирюкова "Хатын-кыз-ел үрнәге" номинациясендә җиңде. Бу хатын-кызлар үзләренең игелекле эшләре белән балыкбистәлеләргә яхшы таныш. Алар турында район газетасы да язды.
Тамашачылар үз номинацияләрендә җиңгән ир-егетләрне аеруча кызыксынып каршыладылар. ООО "Квант" директоры Фәнис Сибгатуллинны күпләр белмидер дә әле. Шулай да бу яшь эшмәкәр хәйрия эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, төрле акцияләрдә катнаша. Мәсәлән, 2011 елда бер төркем инициативалы кешеләр белән ул 500 меңгә якын акча җыеп онкологик авырудан интегүче балаларга һәм аеруча мохтаҗларга җибәрде. Аның "Ир-ат-игелекле йөрәк" номинациясендә җиңүе очраклы хәл түгел инде. Ә менә "Ир-ат-лидер" номинациясендә җиңгән фермер Раиф Хәмидуллинны районда гына түгел, республикада да яхшы беләләр.
Бәйрәм кичәсендә җиңүчеләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде, концерт номерлары башкарылды. Балык бистәсе җире мондый игелекле кешеләрне тагын да күбрәк тудырсын иде.
Рәсемдә: Фәнис Сибгатуллин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11400
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9300
-
19 май 2022 - 11:22Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!11800
-
19 май 2022 - 06:17Илдар Таҗетдинов Татарстан Республикасы матбугат көне белән котлый Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, газета хәбәрчеләре!18000
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.22800
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.21200
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.31100
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.30400
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.15100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.22700
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.15900
-
20 май 2022 - 12:33Балык Бистәсе мәдәният йортында " Гаиләм ядкәре " дип исемләнгән кичә узды
-
19 май 2022 - 14:35Балык Бистәсендә "Гаиләдә рухи байлыклар" дип исемләнгән зональ семинар узды
-
19 май 2022 - 08:59Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты
-
20 май 2022 - 09:22Йөрешең нинди , холкың шундый Психологлар кешенең йөрешенә, аяк киеменә карап, аның кем икәнлеген, характерын белеп була дип исәпли.10100
-
20 май 2022 - 08:52Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә. Район почта бүлекләрендә «Авыл офыклары» район газетасына икенче яртыеллыкка язылу дәвам итә.8500
-
20 май 2022 - 08:40Равил Гыйлемханов :"Авыл тормышына бар күңелеңне биреп, курыкмыйча эшкә алынсаң, нәтиҗәсе дә озак көттерми" Авыл җирендә яшәп кибеттән сөт продуктлары сатып алучыларны әле бүген дә очратырга мөмкин.11400
-
20 май 2022 - 08:33Рәхилә Баһавиева туган илне яратырга, әти-әнине, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән кеше Безнең Юлсубино сигезьеллык мәктәбе 1960-1980 елларда район мәктәпләре арасында алдынгылар сафында булды.11100
-
20 май 2022 - 08:28Балык Бистәсендә «Барлык кыйммәтләрнең таҗы - гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе карары нигезендә 2022 елда безнең районда «Барлык кыйммәтләрнең таҗы– гаилә» дигән яңа партия проекты эшли башлады.9300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика