Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бу айдагы изге гамәлләр

    Рамазан ае-айларның солтаны, динебезнең нигезе булган изге Коръән иңгән ай. Бу ай мөселманнар өчен рухи һәм бәдәни чистарыну һәм чыныгу ае. Ул изге гамәлләрнең аеруча саваплы кабул була торган Аллаһы Тәгаләгә якынаю ае. Шул форсаттан Полянка авылындагы "Гомәр" мәчетендә көн саен мәхәллә халкы һәм кунаклар өчен ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары...

    Рамазан ае-айларның солтаны, динебезнең нигезе булган изге Коръән иңгән ай. Бу ай мөселманнар өчен рухи һәм бәдәни чистарыну һәм чыныгу ае. Ул изге гамәлләрнең аеруча саваплы кабул була торган Аллаһы Тәгаләгә якынаю ае. Шул форсаттан Полянка авылындагы "Гомәр" мәчетендә көн саен мәхәллә халкы һәм кунаклар өчен ифтар мәҗлесләре, тәравих намазлары үткәрелә. Аны Русия Ислам университетын тәмамлап кайткан якташыбыз, яшь имам Айнур хәзрәт башлап башлап җибәрде. Аңа мәхәлләнең игелекле әгъзалары Миннәхмәт Сибгатуллин, Раиф Сабиров, Әнәс Йосыпов, Фариз Гәрәев кардәшләр, мөәзин Габдрафыйк Хәсәнов, азанчы Илсур Мостафин һәм башка авылдашлар булышып көндәлек эшне бергәләп алып баралар. Мәчет ихатасында Балык бистәсе сөт-май комбинаты җитәкчеләре ярдәме белән чатыр корганнар, кыр ашханәсе ясаганнар. Анда берьюлы 70 кешегә ифтар кылырга мөмкинлек бар. Беренче ифтарны аш-суын, савыт-сабасын үзе хәзерләп Миннәхмәт хаҗи үткәрде. Аның үрнәгендә Илшат Шәймәрданов, Раиф Сабиров, Алмаз Нургалиев, Айрат Әлмиев, Камил Садыйков һәм башкалар туганнары, дуслары белән берләшеп мәҗлесләр үткәрделәр. Алдагы көннәргә дә иганәчеләр чиратка язылып куелган.
    Кояш батуга мәчет манарасыннан намазга чакырып азан яңгырый. Мәчеттә бар халык җәмәгать белән ахшам намазы укый. Аннан ишегалдында ашханәдә бисмилла әйтеп җимеш, шифалы су кабып ифтар кылына. Өстәлдәге хәләл, татлы ризыклар белән сый-хөрмәт күрсәтелә. Ахырда Коръән укып вәгазь сөйләп оештыручы, хәзерләүчеләргә хәер-фатыйха, әҗер-саваплар теләп дога кылып мәҗлес тәмамлана.
    Ул арада ястү намазы җитә. Яңадан намазга чакырып азан яңгырый. Ястү намазыннан соң тәравих намазы укыла. Бу мәчеттә тәравих намазларында "Коръән хәтем кылына". Аны Мәдинә шәһәренең Ислам университетында белем алучы авылдашыбыз "Коръән хафиз" Илфат шәкерт алып бара. Һәр көн тәравихта Коръәннең бер парәсе (30 дан бер өлеше) яттан укыла. Шулай итеп Рамазан аенда тулы Коръән укылган була. Бу мәҗлесләргә килү ихтыяри. Күңеле тарткан һәр кеше Рамазан аен иганәчеләрне хөрмәтләп Аллаһ йортына үзе килә, мәчеткә сәдакәсен сала, Коръән тыңлап, намаз укып дога кыла. Шулай итеп чиксез күп саваплар ала.
    Рамазан аен зурлап Аллаһы Тәгалә кушканнарны, пәйгамбәребезнең әманәтен үтәүчеләргә ихласлык, тырышлык, юмартлык күрсәтүче мөселман кардәшләребезгә Аллаһыбыз вәгъдә иткән әҗер-саваплары ирешсә иде. Амин.

    Фото www.yandex.ru сайтыннан алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: