Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтен шартлар тудырылган

Урта гомум белем бирү мәктәпләрендә укулар тәмамлануга да күп калмады. Уку йортлары чыгарылыш сыйныф укучыларын үзләренә җәлеп итү буенча эшчәнлек җәелдерделәр. Узган атнада Балык бистәсе агротехник көллиятендә дә традицион "Ачык ишекләр" көне үткәрделәр. Анда мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар чакырылганнар иде. Ә төп кунаклар 9, 11 сыйныф укучылары иде әлбәттә.

"Ачык ишекләр" көнен көллият директоры Васыйл Төхвәтуллин ачып җибәрде. Ул озак еллар Балык бистәсенә генә түгел, ә бәлки күрше-тирә районнарга авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләгән уку йортының тарихы белән таныштырды. Балык бистәсе урта һөнәри белем бирү уку йорты 55 еллык тарихында берничә мәртәбә исемен үзгәртте инде. Училище да, лицей да, көллият тә булып карады. Хәзер менә бер ел инде "Балык бистәсе агротехник көллияте" дип атала. Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук инде. Нигездә, авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү.
Нәтиҗәле укыту-җитештерү эшчәнлеге алып бару өчен шартлар тудырылган биредә. Яхшы гына җиһазландырылган 13 теоретик белем бирү, 3 лаборатор-практик күнекмәләр алу кабинеты, мастерской, уку полигоны бар. Кабинетларга заманча компьютер техникасы, интерактив такталары куелган.Уку-җитештерү хуҗалыгы 370 гектар мәйданны били. Директор ата-аналарга, укучыларга 9-11 сыйныф базаларында нинди һөнәрләр бирелүе, керү тәртипләре белән дә таныштырды. Ә сайлау мөмкинлеге чыннан да шактый киң. Җаның теләгән һөнәрне алырга була. Бухгалтерлар да, техник-механиклар да, тракторист-машинистлар да, повар-кондитерлар да әзерлиләр биредә.Уку йорты республика күләмендәге смотр-конкурсларда, КВН һәм башка ярышларда призлы урыннар яулап килә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р. Хәбибуллин көллиятнең авыл хуҗалыгы өчен механизаторлар, белгечләр әзерләүдәге әһәмиятен ассызыклады. Бүгенге көндә хезмәт базарының, бигрәк тә авыл хуҗалыгының югары квалификацияле эшчеләргә, механизаторларга, белгечләргә кытлык кичерүенә басым ясады. Районыбызга көчле инвесторлар белән бергә заманча техника да кайтарылды. Ә алар белән идарә итү өчен механизаторлар кирәк.
Бер әңгәмәбез вакытында В. Төхвәтуллин: "Районның киләчәге көллияттә салына",-дигән иде. Аның белән килешми дә мөмкин түгел шул.
Мәгариф бүлеге начальнигы И. Садыйков көллияттә үз эшенә бирелгән , конкуренциягә сәләтле һөнәри белем бирүче укытучылар, мастерлар коллективы эшләвен билгеләп үтте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс бүлеге начальнигы Камил Фәесханов бу уку йортын 30 ел элек тәмамлаган. "Районда яшибез дисәгез, көллияттә авыл хуҗалыгы өчен кирәкле белем алырга мөмкин. Спорт, үзешчән сәнгать белән шөгыльләнү өчен дә бөтен шартлар тудырылган",-диде ул укучыларны үзенә юл биргән уку йортына чакырып.
3 курс студенты Анна Петрусенконың чыгышы барысыннан да тәэсирлерәк булды инде. Анна күптән түгел республика күләмендәге гомум белем бирү һәм һөнәри дисциплиналар олимпиадасында җәмәгать туклануы дисциплинасы буенча 1 урынны алып кайткан. Республикабызның башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем учреждениеләреннән катнашкан 150 укучы арасында иң яхшы булып танылу зур мәртәбә әлбәттә. Анна моны укытучыларының, остазларының уртак җиңүе дип саный. Аларга рәхмәтен белдерә.
Очрашуның пленар өлешеннән соң укучылар, ата-аналар төркемнәргә бүленеп уку йорты белән якыннанрак таныштылар. Мастерскойларда, уку бүлмәләрендә, тулай торакта булдылар. Экскурсиядән соң көллият үзешчәннәре күңелле концерт күрсәттеләр. Ахырда кунакларны тәмле аш белән дә сыйладылар.
Кыскасы, "Ачык ишекләр" көнендә көллият турында тулы мәгълүмат алдылар укучылар. Аларның күбесе ерак шәһәрләргә китмичә дә,үз районыбызда хезмәт базарында кирәкле булган, ныклы белем алырга мөмкин булуын төшенгәннәрдер мөгәен.

Рәсемдә: Агротехник көллиятнең 3 курс студенты Анна Петрусенко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев