1 июнь-Балаларны яклау көнендә Балык бистәсенең үзәк стадионында бәйрәм тамашасы булып узды. Район үзәгендә, тирә-як авылларда яшәүчеләр бу көнне билгеләп үтү өчен гаиләләре белән килгәннәр иде.
Бәйрәмнең төп геройлары балалар булды, әлбәттә. Кызлар һәм малайлар күңелле ял итсеннәр өчен чараны оештыручылар мавыктыргыч уеннар, конкурслар әзерләгәннәр. Стадиондагы махсус мәйданчкта йөзләгән бала хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Берәүләр дротик ыргытты, икенчеләр туп белән кәрзингә тидерүдә ярыштылар. Җиңүчеләргә сувенирлар, бүләкләр бирелде.
Мәйданның икенче ягында балалар концерт куйдылар. Биредә шулай ук район күләмендәге иҗат конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Балалар әкият персонажлары белән фотоларга төштеләр. Һәрвакыттагыча асфальтка рәсем ясау конкурсында бик күп балалар катнашты. Төрле яшьтәге малайлар һәм кызлар төсле акбурлар белән берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясадылар.
(Тулырак газетадан укый аласыз)
"Яшьлек" стадионында бәйрәм
Нет комментариев