Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бәхет нигезе

Олы Әшнәк авылында Флюра һәм Габдулла Гариповларны олысы-кечесе хөрмәт итә. Чөнки ярты авылга (бәлки күбрәктер дә) аң-белем биргән, игелек орлыклары чәчкән кешеләр алар. Шушы көннәрдә әлеге олпат затлар гаилә корып яши башлауларының 55 еллыгын-зөбәрҗәт туйларын бәйрәм итәләр.

1956 елның август ахырында Питрәчтә укытучылар конференциясендә очрашалар алар. Ул вакытта Габдулла абый Әлбедән мәктәбендә директор булып эшли. Ә Флюра апа исә Чыты мәктәбендә математика укыта.
Математика укытучылары киңәшмәсе башланганны көтеп утырган Флюра ишектән килеп керүче ыспай гына киенгән егеткә игътибар итә. Күзләр очраша, икесенең дә күңелләре бер-берсенә тартылып куя инде. Тәнәфес вакытында якыннанрак танышалар. Шул көннән башлап яшьләр арасында мәхәббәт дигән олы хис бөреләнә. Габдулла абый атна саен ат җиктереп сөйгәне янына бара, ә бер укытучының юбилей мәҗлесеннән соң мәхәббәтләрен аңлатып бергә булырга сүз куешалар. Озын-озакка сузмыйча 1957 елның 3 мартында гаилә дә корып җибәрәләр. Олы Әшнәккә кайтып никах укыталар. Ике яктан барлык туган-тумачаларын җыеп туй ясыйлар. Флюра апа Әлбедәндә физика-математика укыта башлый. Олы Әшнәктән Габдулла абыйның әнисен дә үз яннарына алып киләләр. Эшчән, сабыр холыклы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы Флюраны кайнанасы да беренче көннәрдән үк үз кызларыдай ярата. Бер елдан яшь гаиләгә ямь өстәп кызлары Эльмира дөньяга килә. Шулай җай гына эшләп, яшәп ятканда Габдулла абыйны Чыты мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Заманасы өчен бу зур мәктәптә 5 авылдан җыелган балалар укый. Зур мәктәпнең эш-мәшәкатьләре дә олыдан була инде. Чытыда бер-бер артлы уллары Җәүдәт белән Азат туалар. Бу авылда эшләгәндә шактый кайгы-хәсрәт тә килә Гариповлар гаиләсенә. Озак авырудан соң әниләре вафат була. 1963 елның салкын кышында интернатта яшәүче бер малай үз белдеге белән авылына кайтып китә һәм юкка чыга. Сәрдә, Иксуар, Чыты авыл тирәләрендәге барлык чокыр-чакырларны, кар көртләрен, салам кибәннәрен карап чыгалар. Юк малай. Эш прокуратурага барып җитә, суд белән дә куркыталар. Ә беркөнне теге малай пәйда була. Бактың исә, барыр хәле калмагач, авыл читендә яшәүче әби белән бабайга кереп кунган икән. Малай шунда берничә көн ашап-эчеп, картларның вак төяк эшләрне башкарып яткан. "Шул вакытта ашау-эчүдән, йоклаудан калдым. Башымда беренче ак чәчләр дә күренә башлады",-дип сөйли Габдулла абый.
1967 елдан Гариповлар гаиләсе язмышы Олы Әшнәк авылыннан аерылгысыз. Лаеклы ялга чыкканчы биредә эшлиләр алар. Габдулла абый үзенең иң зур хыялы-туган авылында типовой мәктәп төзүне дә тормышка ашыра. Моның өчен нинди генә түрәләрнең ишеген шакымый да, бусагасын таптамый ул. 1972 елда 192 урынга исәпләнгән ике катлы мәктәп төзелә башлый. 1977 елда ул үзенең беренче укучыларын кабул итә. Берничә елдан мәктәп районда үрнәк булырдай белем йортына әверелә. Күптән лаеклы ялда булсалар да кул кушырып утырмыйлар ветераннар. Моны аңлау өчен җәй көне бакчаларына күз салу да җитә. Безнең табигать шартларында үсә торган барлык төр җиләк-җимеш агачлары бар анда. Ә Флюра апа бигрәк тә чәчәкләр ярата. Бакчасы иртә җәйдән кара көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.
Авыл балалары да өзелеп тормый аларның өйләреннән. Мәсьәләләрне чишә алмасалар да, кагыйдә-теоремаларны аңламасалар да ярдәм сорап керәләр. Хөкүмәт аларның күпьеллык тырыш хезмәтләрен югары бәяләгән. Габдулла абый "РСФСР, СССРның мәгариф отличнигы", ике мәртәбә Югары Совет Президиумы Грамотасына лаек булган. Флюра апа "Почет билгесе" ордены кавалеры. Төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарын санап кына да бетерерлек түгел. Ә алар дәүләт бүләкләреннән дә бигрәк тормышта үз юлларын тапкан, югары уңышларга ирешкән укучылары белән горурланалар. Кемнәр генә юк алар арасында: укытучылар, икътисадчылар, бухгалтерлар, инженерлар...
Үз бәгырь җимешләре дә йөзләренә кызыллык китермәслек итеп яшәп, эшләп яталар. Кызлары Эльмира икътисадчы-укытучы, Җәүдәт инженер-механик, Азат төзүче-инженер. Балаларына, оныкларына куанып бетә алмыйлар ветераннар. "Алты оныгыбызның өчесе безнең һөнәрне сайладылар. Улларыбыз йортыбызны, каралты-кураларыбызны төзекләндереп кенә торалар. Яшәү шартларыбыз шәһәрнекеннән бер дә ким түгел",-диләр алар. Менә шулай бүгенге тормышларына шөкер-ана кылып яши ветераннар. Бәхетләренең нигезе гомер буе мәхәббәтләрне саклап бер-берсенә таяныч, терәк булып яшәүләрендәдер инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев