Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бәхет чакрымнары

    Мирхәт Гатауллин менә өч дистә елга якын автотранспорт предприятиесендә эшли. Шул еллар эчендә ничәмә чакрым юл үткән, күпме йөк ташыган, пассажирлар йөрткән. Исәбенә чыгармын димә инде.

    Бик күп авыл малайлары кебек кечкенәдән техника җене кагыла Мирхәткә. 5 сыйныфта укыганда ук яшьтәшләрен көнләштереп моторлы велосипедта җилдерә ул. Үсә төшкәч мотоцикллар иярли. Буш вакыты булдымы шул "корыч ат"лары тирәсендә чуала. Сүтә, җыя, һәр детальнең эшләү принцыбына төшенә.Мәктәпне тәмамлауга автотранспорт предприятиесенә эшкә килә егет. Хезмәт юлын слесарь булып башлый. Иртән рейска чыгып киткән йөк машиналары, автобус шоферларына көнләшеп карый инде. Шофер булу хыялын тормышка ашыру өчен ДОСААФка укырга керә. Һәм менә ул хыял-Мирхәт "Волга" руле артында. Ярты елга якын предприятиенең баш инженерын йөртә. Аннары сынап карарга теләптер инде иске генә "ГАЗ-53" кә утырталар үзен. Әмма Мирхәт бервакытта да машинам ватык дип рейслардан баш тартмый.
    Армиядә хезмәт иткәндә дә техникадан аерылмый Мирхәт, автобуста солдатлар йөртә. Хәрби бурычын үтәп кайтканда аның гимнастеркасын дистәләгән күкрәк билгеләре бизи.
    Ә автотранспорт предприятиесендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән егетне көтеп кенә торалар инде. "ЗИЛ-130" белән ел саен урып-җыюда катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешә ул. Район кулланучылар җәмгыяте кибетләренә товарлар ташый. Автотранспорт предприятиесенә куәтле "КамАЗ"лар кайта башлагач та, беренчеләрдән булып аңа бирәләр инде. Үзбушаткыч "КамАЗ" белән юллар төзелешендә актив катнаша ул. Ә 1993 елдан Мирхәт Гатауллин автобус руле артында. Бу зур җаваплылык та, төгәллек тә таләп итә торган хезмәт инде. Дистәләгән кеше сәламәтлеге, гомере бит синең кулларда. Ә йөзеннән, сүз сөрешеннән үк сабырлык, итәгатьлелек бөркелеп торган Мирхәтнең автобусына һич икеләнүләрсез утырасың инде.
    30 ел эшләү дәверендә Татарстанда гына түгел, Россияне дә аркылыга-буйлыга урый Мирхәт Гатауллин. Бәхет чакрымнарын, хезмәт юлын пассажирларның рәхмәте, күп санлы Мактау грамоталары бизи. 2011 елда ул "Россия автотранспорт союзының Почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
    Мирхәт Гатауллин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: