Бүген Татарстанда яңгырлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый фаразлары белән уртаклашты.
14 июльдә республика буенча аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда яңгыр ява. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю ихтималы да бар.
Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 9-14, көндез исә 18-23 градус җылы булачак.
Татарстанның күпчелек районнарында 15 һәм 16 июльдә дә яңгырлы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46304
Фото: novosti-n.org
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев