Бүген кунакта–алар...

Традицион инвалидлар декадасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең иҗат фестивале белән район Мәдәният йортында башланып китте.
Бу көннәрдә һәрдаим ярдәмгә, кайгыртучанлыкка мохтаҗ булган кешеләр игътибар үзәгенә алыналар. Кызганычка каршы алар безнең районда да аз түгел. 3 меңнән артык балыкбистәленең сәламәтлек буенча физик мөмкинлекләре чикләнгән. Шулардан 113 бала һәм 86 коляскалы инвалид. Аларның күбесе рухларын төшермиләр, көчләреннән килгәнчә районның җәмәгать, мәдәни-социаль тормышында катнашалар, иҗат белән шөгыльләнәләр. Бу фестиваль моны тагын бер кат исбатлады.
Район Мәдәният йорты фойесында инвалидларның декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе оештырылган иде. Анда Л.Мозохина, В.Букин, Р.Фәттахова, Т.Потапова, А.Кильянова кебек танылган осталарның эшләре куелган. Алар арасында агачка уелган, бисер белән үрелгән, бәйләнгән, чигелгән әйберләр дә бар. Янәшәдә генә балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре үз куллары белән берәр нәрсә ясарга теләүчеләр өчен мастер-класс үткәрәләр. Район социаль яклау бүлеге кунакларга коймак, чәй тәкъдим итә.
-Район үзәгендә "Доступная среда" дәүләт программасы уңышлы тормышка ашырыла,-ди социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина. -Барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр пандуслар белән җиһазландырылган. Алар район үзәгенең ике мәктәбендә дә бар. Моннан тыш коляскалы инвалидлар яши торган 4 күпфатирлы йортларга да пандуслар куелган. Тиздән светофор янындагы җәяүлеләр кичүенә сукырлар өчен тактиль плиткалар җәеләчәк. Инвалидлар өчен уңай шартлар тудыру юнәлешендә эшләр күп әле. Иң мөһиме, аны даими рәвештә максатчан алып барырга кирәк.
Шул арада инвалидларның иҗат фестивале-концерт башланды. Саулыклары, тормыш хәлләре әллә ни мактанырлык булмаса да, алар кешеләрне иҗатлары белән куандыралар. Бу көнне кемнәрдер җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, икенчеләре музыкаль инструментларда уйнадылар. Тамашачылар аларның талантларын, тырышлыкларын югары бәяләделәр, алкышларны жәлләмәделәр. Фестивальдә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады. Районда инвалидлар декадасы уңышлы старт алды.
Рәсемдә: район Мәдәният йортында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 09:21Сәрия Низамова: "Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем" Газетабызда “Бакча җимеше – үлчәүдә” дигән рубрика астында бәйге тәкъдим иткән идек.16800
-
19 август 2022 - 09:17Балык Бистәсендә цифрлаштыруга старт бирелде 2020 нче елның июлендә республикабызның биш районында (Әлмәт, Саба, Түбән Кама, Актаныш һәм Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәрендә) муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проектына күчерү карары кабул ителгән иде.9300
-
19 август 2022 - 09:10Илдар Таҗетдинов Дәүләт флагы көне белән котлый 22 августта илебез халкы иң әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.9500
-
18 август 2022 - 09:52Валентин Егоров: "Шөгыль түгел, ул – минем тормышым" Август аенда умартачылар бал аерту белән мәшгульләр. Шуңа да бу көннәр алар өчен урак өстенә тиң. Быелгы уңышлар ничек? Умарта тоту үзен аклыймы?15100
-
17 август 2022 - 08:46Балык Бистәсендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узды Узган атна ахырында район хакимияте мәктәп укучылары өчен Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында бәйрәм чарасын оештырды.15300
-
17 август 2022 - 08:43Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне узды Узган атнада Балык Бистәсе районының «Яшьлек» стадионында физкультурачылар көне мавыктыргыч һәм күңелдә калырлык истәлекле узды.13100
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.84000
-
12 август 2022 - 09:08Котлы авылы истәлегенә таш куелды Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, дигән бер фәлсәфәче. Котлы Бөкәш авылының өске урамының “Фәттах” буасының югары өлешендә Котлы авылы тарихына багышланган истәлек ташын ачу тантанасы булып узды.36400
-
12 август 2022 - 08:56Лилия Кәримуллина: "Безнең хезмәт - ул кешеләрне эштән соң ял иттерү" Җәй нинди вакыйгалар белән истә калды, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде.35700
-
12 август 2022 - 08:52Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.25900
-
12 август 2022 - 08:48Балык Бистәсенең онытылмас легендар җитәкчеләре Бүген еш кына дистәгә якын эшчесе булган коллектив җитәкчеләренең кеше белән эшләве бик авыр хәзер,- дигән зарлану сүзләрен күп ишетергә туры килә.24900
-
12 август 2022 - 08:39«Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар «Балык Бистәсе ВЗП» игенчеләре районыбызда бүгенгесе көнне урып-җыю эшләрен зур оешканлык белән алып баралар.28000
-
18 август 2022 - 15:13" Авыл офыклары" коллективы табигать кочагында булып кайттылар
-
15 август 2022 - 13:38Балык Бистәсенең Иванай авылындагы тәҗрибәле умартачылар бал аерту белән мәшгульләр
-
15 август 2022 - 10:01Балык Бистәсендә Физкультурачылар көне узды
-
10 июнь 2022 - 08:00Порядок технологического присоединения к электрическим сетям, возможность получения услуг через электронные порталы Согласитесь, что возможность получения любых услуг через электронные порталы значительно облегчает нашу жизнь?!32900
-
9 июнь 2022 - 10:29Памятки по электробезопасности для школьников Закончился учебный год, у школьников начались долгожданные каникулы.31400
-
19 август 2022 - 09:21Сәрия Низамова: "Үземне оста бакчачы дип санамасам да, бакчада эшләү – минем яраткан шөгылем" Газетабызда “Бакча җимеше – үлчәүдә” дигән рубрика астында бәйге тәкъдим иткән идек.16800
-
19 август 2022 - 09:17Балык Бистәсендә цифрлаштыруга старт бирелде 2020 нче елның июлендә республикабызның биш районында (Әлмәт, Саба, Түбән Кама, Актаныш һәм Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәрендә) муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проектына күчерү карары кабул ителгән иде.9300
-
19 август 2022 - 09:14Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшләр җайлы бара Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшнең иң кызу һәм киеренке вакыты.9700
-
19 август 2022 - 09:10Илдар Таҗетдинов Дәүләт флагы көне белән котлый 22 августта илебез халкы иң әһәмиятле һәм истәлекле бәйрәмебез - Россия Федерациясендә Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә.9500
-
18 август 2022 - 09:52Валентин Егоров: "Шөгыль түгел, ул – минем тормышым" Август аенда умартачылар бал аерту белән мәшгульләр. Шуңа да бу көннәр алар өчен урак өстенә тиң. Быелгы уңышлар ничек? Умарта тоту үзен аклыймы?15100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика