Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсендә буран чыгарга мөмкин

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

    Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар көтелә, буран чыгу ихтималы бар. Көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Көндез исә җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана.

    Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 1-6 градус салкын булачак.

    Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-7, көндез исә 1-4 градус салкын булыр, дип фаразланыла.

    27 ноябрьгә каршы төндә кар, юеш кар ява. Җилнең көчәю ихтималы да бар. Һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51368

    Фото авторы: Марс Мөхәммәтҗанов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: буран
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: