Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бүген Балык Бистәсендә болытлы, явым төшемгә бай һава торышы көтелә

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явуы көтелә.

    Республиканың аерым районнарында буран чыгуы һәм томан төшүе ихтимал. Юлларда бозлавык саклана. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм вакыты белән көчәючән җил исә.

    Һава температурасы Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында иң салкыны: көндез - 1-4 градус җылы, көнья-көнбатышта җылырак - 2-6 градус.

    Казанда көндезге сәгатьләрдә 1-3 градуска кадәр җылыта.

    23 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Яңгыр ява. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51217

    Фото: http://asat.science.su/img/391.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: