Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Без—Тукайлы халык!

Бүген татар халкының бөек шагыйре--Габдулла Тукай туган көн! Бу көн җөмһүриятебездә шигырь бәйрәме буларак та билгеләп үтелә.

Районыбыз мәктәпләрендә, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә дә Тукай атналыклары гөрләп барды. Шигырь, рәсем ясау буенча оештырылган бәйгеләрдә балалар үзләренең осталыкларын, талантларын ачтылар, КВНнарда сүзгә тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Нинди генә чара үткәрелсә дә иң әүвәл "Туган тел" гимны яңгырады, балаларны шул рәвешле иҗатка рухландырды, татар теленең кыйммәтен ачып салды.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев