Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең әниләр иң яхшылар

Узган пәнҗешәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында әниләр көненә багышланган күңел ачу чарасы булды. Спорт конкурсларында һәм уеннарында район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән күп балалы гаиләләр катнашты. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин сәламләде. -Сез һәр башлангычның төп терәге, гаиләдәге иминлек, йорттагы тәртип, үзара аңлашып...

Узган пәнҗешәмбе көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында әниләр көненә багышланган күңел ачу чарасы булды. Спорт конкурсларында һәм уеннарында район үзәгеннән һәм авыл җирлекләреннән күп балалы гаиләләр катнашты.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин сәламләде.
-Сез һәр башлангычның төп терәге, гаиләдәге иминлек, йорттагы тәртип, үзара аңлашып яшәү дә сезнең кайгыртучанлыкка бәйле,-диде ул аналарга мөрәҗәгать итеп. -Сез барысын да булдырасыз. Сезнең мәхәббәт, игелеклелек тормыш юлыбызны яктырта. Сезгә уңышлы стартлар телибез.
Спорт бәйрәмендә 12 катнашучы 3 командага бүленеп ярыштылар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре: мәдәният, хокук саклау органнары, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, дәүләт учреждениесе белгечләре бар иде. Аларның барысын да җир йөзендәге иң төп һөнәр-Ана булу берләштерә.
Аналар барлык уен-конкурсларда актив катнаштылар. Җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Конкурсларның шаяннары да, спорт күнекмәләре таләп иткәннәре дә булды. Чыннан да аналар барысын да булдыра шул. Күбесе барлык конкурсларда уңышлы чыгыш ясадылар. Бу көнне спорт залы җанатарларның тавышыннан яңгырап торды. Бигрәк тә балалар үз аналарына җаннары, тәннәре белән көч биреп тордылар. Аларның кайберләре плакатлар, күңелле рәсемнәр дә ясап килгәннәр.
Конкурслар арасындагы тәнәфесләр вакытында "Камские звездочки" бию коллективы, Эльвира Усманова, София Нәгыймуллина чыгыш ясадылар.
Вакыт сизелми дә үтеп китте. Жюри җиңүче команданы билгеләсә дә бу бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады инде. Спорт чараларында катнашучыларның һәрберсенә бүләкләр, Грамоталар бирелде.
-Гаилә кеше тормышында иң мөһим урынны били. Ә ул аналар җилкәсендә тора,-диде район социаль яклау бүлеге начальнигы А.Вафина. -Аналар бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетсеннәр.
Бу бәйрәмне район социаль яклау бүлеге һәм яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырдылар.
Рәсемдә: спорт бәйрәменнән күренешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев