Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Безнең бәйрәм–ул сезнеке дә!

    19 май-Татарстан Матбугаты көне. Бу көндә, без-матбагачылар, берничә дистә еллар дәвамында район тарихын язган, барлаган, кешеләр язмышын райондашларыбызга җиткергән, үзләренең үткен каләмнәре белән көндәлек проблемаларны хәл итүдә лаеклы өлеш керткән ветеран коллегаларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез. Киңәшләре, акыллы һәм зирәк фикерләре белән һәрдаим безгә ярдәм итеп торган өчен дә зур...

    19 май-Татарстан Матбугаты көне. Бу көндә, без-матбагачылар, берничә дистә еллар дәвамында район тарихын язган, барлаган, кешеләр язмышын райондашларыбызга җиткергән, үзләренең үткен каләмнәре белән көндәлек проблемаларны хәл итүдә лаеклы өлеш керткән ветеран коллегаларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез. Киңәшләре, акыллы һәм зирәк фикерләре белән һәрдаим безгә ярдәм итеп торган өчен дә зур рәхмәт аларга. Рәхмәтебезнең саллы бер өлешен шулай ук укучыларыбызны җирлекләрнең яңалыклары белән оператив таныштырып барган хәбәрчеләребезгә ирештерәбез. Олы Солтаннан Бәдамша Вәлиев, Балык бистәсеннән Светлана Кутлина, Югары Тегермәнлектән Гамир Шәфигуллин, Балыклы Чүкәйдән Әлфинур Билалова, Котлы Бөкәштән Кәримулла Ахунов, Рузидә Гатауллина кебекләрнең язмаларын күпләр кызыксынып, яратып укый. Газетаны үзенең укучысыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Димәк, безнең бәйрәм ул сезнеке дә, хөрмәтле әбуначеләребез! Бердәм булып, аралашып, хәбәрләшеп яшик! Бәйрәмебез мөбәрәк булсын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: