Берәүләр җыештыра, икенчеләр нидер көтә

Районда санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Аның барышын махсус рейд бригадалары даими күзәтеп торалар.
Кар эрегәч әйләнә-тирәбездә кыш айлары дәвамында җыелган чүп-чарлар пәйда булды. Безнең тәртипсезлегебез, шапшаклыгыбыз турында сүз куертып тору урынсыз булыр, әлбәттә. Ничек кенә булмасын, чүп-чарны үзебезгә җыярга туры киләчәк. Күпчелек балыкбистәлеләр чисталык, тәртип урнаштыруга җаваплылык белән алындылар. Район үзәгендәге мәйданнар, скверлар чистартылды да инде. Клумбалар, чәчәклекләр дә тәртипкә китерелде. Санаулы көннәр эчендә поселогыбызның үзәге, күпчелек урамнары, йорт яны, оешма территорияләре чистарып, матурланып калдылар. Әмма бөтенләй җыештырылмаган, кеше кулы тимәгән урамнар, территорияләр дә бар шул әле. З.Шәймарданов урамы буйлап сузылган тротуар тирәләрендә кәгазьләр, пластик шешәләр, целлофан пакетлар һәм башкалар аунап яталар. Ә 39 номерлы 4 фатирлы йорт янәшәсендә картон калдыкларына тап булдык. Бу йортларда яшәүчеләр белән аңлату эшләре алып барылды, әлбәттә. Алар чүп-чарны җыештырырга вәгъдә бирделәр. Поселокны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар да аз түгел. Аның күләме 2 мең сумнан башлана. Күбебез өчен шактый зур сумма булган акчадан колак какканчы, үз йортларыбыз тирәсендә тәртип урнаштыру арзангарак төшәр, әлбәттә. Октябрь урамындагы йортларда яшәүчеләр үз территорияләрен чистартканнар, җыештырганнар. Ә менә 25 В йортында яшәүчеләр йорт яннарын тәртипкә китерү турында уйламаганнар да.
Чүп-чар белән тулган контейнерларга да тап булды рейд группасы. Аларда агач ботакларыннан алып иске диван, суыткычларга кадәр тутырганнар.
-Бервакыт без контейнер мәйданчыгында 28 төрдәге чүп-чар санадык,-ди ООО "ЖКХ Слобода" начальнигы Ю.Темячев. -Бүгенге вакытта район үзәгендә 3 чүп ташу машинасы эшли. Шулай да контейнерларны чистартырга өлгерә алмыйлар. Хәзер санитар-экологик икеайлык барганда чүп-чар берничә мәртәбәгә артты, әлбәттә.
Әмма зур габаритлы көнкүреш калдыклары безнең эшкә зур тоткарлык ясыйлар. Район үзәгендә үрнәк чисталык, тәртип урнаштыру өчен өстәмә рәвештә 35-40 контейнер мәйданчыгы җиһазларга, 120-150 контейнер алырга кирәк.
-Һәр кибет янында чүп-чар өчен урналар булырга тиеш,-дип сүзгә кушылды поселок Советы башкарма комитеты белгече С.Прохоров. -Ә төзелеш материалларын йорт янына ташып өйгәндә поселок Советы белән килештерергә кирәк. Төзелеш яхшы эш, әмма ул поселокның төзеклегенә зыян салырга тиеш түгел.
-Агач ботакларын, эре чүп-чарны чыгару өчен махсус транспорт булдыру турында уйларга кирәк. Ул билгеләнгән көннәрдә район үзәге урамнары буйлап үтсә, яхшы булыр иде,-ди өлкән участок уполномоченные Ю.Волкова. -Моның өчен махсус трактор яллау шактый кыйммәткә төшә шул. Ә ботакларны ваклап күмеп куярга иренәбез.
Айлык дәвам итә. Рейдлар да даими үткәреләчәк. Күңелсез хәлдә калмас, штрафлар түләмәс өчен үз йортларыбыз, оешмаларыбыз тирәсендә тәртип урнаштырыйк.
Рәсемдә: контейнерлар янында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4500
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13700
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.23100
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.9500
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.34100
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.10200
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.9800
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.10600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.122100
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк13300
-
4 март 2021 - 11:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.11100
-
4 март 2021 - 08:40Сукмак (хикәя) Күр әле, бакча почмагындагы алмагач ап-ак бүрек кигән. Ул бүрекнең як-якка салынып төшкән колакчыннары әкияти дәү кошның ак канатлары диярсең...10600
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7800
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!4500
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.9600
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.13700
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.23100
-
5 март 2021 - 09:02“Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату һәм бердәм “Кулон-Агро” җәмгыятендә сыер савучылар коллективы тату, бердәм булулары белән аерылып тора. “Аларның барысы да тырыш, эшчән һәм хезмәтләренә җаваплы.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика