Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче сынау сәгате сукты...

Күгәрчен авылы янәшәсендә бара торган колачлы төзелешләр хакында укучыларыбызга еш ирештереп торабыз. Төзелеш бер мәлгә тукталган икән дигән имеш-мимешләргә һич кенә дә урын юк. Биредә эшләр дәвам итә. Һәм менә кызылшәрыкълеләр янә бер объектны сафка бастырдылар. Ул да булса, Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары арасында заманлаштырылган мобиль мал сую бинасы....

Күгәрчен авылы янәшәсендә бара торган колачлы төзелешләр хакында укучыларыбызга еш ирештереп торабыз. Төзелеш бер мәлгә тукталган икән дигән имеш-мимешләргә һич кенә дә урын юк. Биредә эшләр дәвам итә. Һәм менә кызылшәрыкълеләр янә бер объектны сафка бастырдылар. Ул да булса, Югары һәм Түбән Тегермәнлек авыллары арасында заманлаштырылган мобиль мал сую бинасы. Аны "Русский мрамор" ның Казан филиалы төзүчеләре монтажлаган. Әлеге цехның участок бригадиры Айрат Сибгатуллин әйтүенчә, сменада 6 кеше хезмәт күрсәтәчәк. Биредә барлык операцияләр автоматлаштырылган, кнопкаларда башкарылалар, кул көче юк диярлек. Көненә 30 баш мал эшкәртү-цехның җитештерүчәнлеге әнә шундый. Эшкәртелгән продукцияне саклау өчен 8 суыткыч кына урнаштырылган. Цехның эшчәнлеген калдыксыз производство дип әйтергә мөмкин. Чөнки монда терлекнең тиресе, эч-башлары, хәтта тизәген эшкәртү өчен дә операцион бүлмәләр бар. Өч ай эчендә тулысынча автоматлаштырылган мондый бинаны торгызуны күзаллавы да кыен. Ә бинаны нәкъ менә шул срокта сафка бастырганнар. Кичә бирегә Венгриядән махсус белгечләр килделәр һәм цехта беренче сынау эшләре башкарылды.
яңа бина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X