Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Беренче карлыгач, соңгысы булмас...

Мәгълүм булганча быел республикабыз авылларында Президентыбыз Рөстәм Миннеханов инициативасы белән беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү учреждениеләре төзү программасы тормышка ашырыла башлады. Нигездә Азнакай шәһәренең "Нефтьмаш" заводында җитештерелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Республикада быел гына да шундый 70 тән артык ФАП сафка басачак. Узган чәршәмбе көнне аларның берсе Иванай авылы халкына ишекләрен...

Авылны бизәп торучы, курчак өедәй матур бинаны Илназ Сабитов җитәкчелегендәге "СтройТитан" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять төзүчеләре санаулы атналар эчендә монтажлап куйганнар. Әйләнә-тирәсен төзекләндерү, койма белән әйләндереп алу, брусчатка җәю, агачлар утырту, газ кертү кебек мәшәкатьләрне район үзәк больницасы үз өстенә алган.
Модульле ФАПта халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган дисәк тә арттыру булмастыр. Процедура, фельдшер кабинетлары, авырулар өчен көтеп тору бүлмәсе, бәдрәфе дә бар. Җиһазланышы да шактый бай. Ике суыткыч, иструментларны стерильләштерү шкафы, гинекология креслосы, электрон үлчәүләр, дарулар, документлар өчен шкафлар урнаштырылган. Краннан җылы су ага. Пункт ике контурлы газ казаны белән җылытыла.
Яңа пунктка фельдшер Альбина Афанасьевадан да ныграк шатланган кеше булмагандыр инде, мөгаен. Кысан, утын белән ягып җылытыла торган бинада 30 елга якын медицина ярдәме күрсәткән бит ул.
Кар явып, салкын җил исеп торса да пункт ачу тантанасна халык күп җыелган иде. Аларның һәрберсе өчен күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга шул ул. Бәйрәмнең рәсми өлешен Каз.Чаллы авыл җирлеге башлыгы И.Ананьев ачып җибәрде.
Иванайлыларның шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин, район больницасы баш табибы Р.Зарипов та килгәннәр иде. Алар тантанага җыелган авыл халкын ФАП ачылу уңаеннан котладыылар. Р.Хәбибуллин кыскача районда барган социаль яңарышлар, аерым алганда юллар төзү, мәдәният учреҗдениеләрен төзекләндерү барышы белән таныштырды. Р.Зарипов исә, нигездә, авыл халкының сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә тукталды. Бу юнәлештә районда чыннан да колачлы эшчәнлек алып барыла. Фельдшерлык-акушерлык пунктларының булганнарын саклап калу, төзекләндерү, яңаларын салу район җитәкчелегенең күз уңында. Соңгы елларда гына да 16 авыл пункты капиталь ремонтланган, төзекләндерелгән. Социаль объектларны оптимальләштерү кысаларында мәктәп, клуб белән берләштереп яңа сулыш өретелгәннәре дә байтак. Быел гына да Анатыш, Рус Әшнәге, Шумково авыллары пунктлары да шундый үзгәрешләр кичерде. Котлы Бөкәш амбулаториясендә ике миллион сумлык ремонт эшләре башкарылды. Инде менә "беренче карлыгач"-модульле фельдшерлык-акушерлык пункты да беренче авыруларны кабул итәчәк. Киләсе елда Иске Арыш, Яңа Арыш авылларында шундый ук пунктлар төзү планлаштырыла. Чиратта Бирдебәк, Кече Әшнәк, Бәтке, Ырга...
Җавап сүзе белән хезмәт ветераны, районыбызның почетлы гражданины Н.Дмитриев, озак еллар Каз.Чаллы фельдшерлык-акушерлык пунктын җитәкләгән С.Токранова чыгыш ясадылар. Иванай халкын сөендергәннәре өчен республика, район, үзәк больница җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм тантанасына ямь өстәп "Чулпы", "Нур" фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Дәртле җырлар яңгырагач, халык та җанланып куйды, көннәр җылынгандай булды.
Сәламәтлек-иң зур байлык дибез икән инде, авыл халкы өчен шушындый заманча ФАПтан зуррак бүләк була алмый. Авылларыбызны нигездә өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә бит. Ә алар медицина ярдәменә аеруча мохтаҗ. Шуңа да соңгысы булмасын дигән теләктә калабыз. Иванайга килгән бәхет үзәктән ерак урнашкан башка авылларга да елмайсын иде.

Рәсемдә: Иванайда ФАП ачу тантанасыннан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X