Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмлек–зур көч

Яңа Арыш-районыбызда иң эре авыл буларак кына түгел, тотрыклы эшләүче һәм елдан-ел барлык тармакта диярлек күркәм уңышларга ирешүче хуҗалык буларак та мактаулы.

"Азык-төлек корпорациясе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бүгенге хәле, киләчәге һәм алда торган бурычлары хакында аның җитәкчесе Рәис Гафуров безгә түбәндәгеләрне сөйләде.
-Күпләргә таныш булган инвестор "Рацин" дәүләт-унитар предприятиесе канаты астында эшли башлавыбызга быел 7 ел тулды. Шушы вакыт эчендә бер тармакны да югалтмыйча, барысын да тигез алып барабыз, кайберләрендә үсеш тә кичерәбез. Бүген безнең карамакта булган авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы 10 мең гектарга җитә. Терлекчелек тә елның-елында үсә, киңәя. Иң куанычлысы, авыл хуҗалыгы хезмәтен белеп, яратып башкаручы хезмәткәрләр күп бездә. Зур коллективыбызда бүген 170 кеше эшли.
Игенчелектәге күрсәткечләр табигать шартларына нык бәйле. Ә соңгы елларда ул авыл кешеләрен бер дә сөендерми. Агымдагы ел да безнең өчен шактый үзенчәлекле, явымсыз, коры килде. Шулай да игенчелектә яңа төр технология куллану, үзвакытында ашлама кертү һәм үсемлектәге авыруларга, корткыч бөҗәкләргә каршы химик эшкәртү үткәрелгәнгә беркадәр уңышка ирешә алдык. Солының һәр гектарыннан-20, арпадан-16, борчактан 15 центнер уңыш чыкты. Техник культуралар игү мәйданын да елдан-ел арттырабыз. Быел 400 гектарда рапс чәчкән идек. Ул шактый гына табыш китерде. Болар бар да иңнәрендә бай тәҗрибәләре булган игенчеләребезнең тырыш хезмәтләре бәрабәренә ирешелә. Районыбызда гына түгел, республика күләмендә билгеле булган хезмәт батыры Үзбәк Мусин ел әйләнәсе ару-талуны белмичә эшли. Язгы чәчүдә дә, туфрак эшкәртүдә дә аңа тиңнәр юк. Шәкертләре абыйлы-энеле Юныс белән Фәнис Мөхәммәтрәхимов, Рафис Әхмәтҗанов, Рәис Гәрәев, Фәнис Гайнетдинов, автомобильче Фәнил Сибгатуллин һәм башка бик күп механизаторларыбыз хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтәсе килә. Һәркайсы үз эшенең чын остасы. Күмәк көч, зур тырышлык һәм бердәмлек белән эшләү нәтиҗәсендә терлекләргә 1,5 елга җитәрлек азык запасы булдырылды.
Сер түгел, авыл җирендә терлекчелек тармагы бүген төп яшәү чыганагы булып хезмәт итә. Әлбәттә инде ул зур хезмәт тә сорый. Фермаларыбызда бүген 1860 баш мөгезле эре терлек асрала. Аның 460 ы савым сыерлары. Ел әйләнәсе авыл кешесенә ял итәргә ирек бирмәгән бу тармакны Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре Таһир Имамиев җитәкли. 20 елга якын ул ферма мөдире булып эшли. Хезмәткәрләр белән тиз уртак тел таба белүче, оста оештыру сәләтенә ия булган мөдир белгечләр белән берлектә көтүне яңарту һәм малларның баш санын арттыру белән дә ныклап торып шөгыльләнә. Елның-елында сөт җитештерүдә яхшы эшләүче савым осталарыбыз Әлфия Хуҗина, Гөлнара Мөхәммәтрәхимова, Гүзәлия Хәниева исемнәрен без һәрвакыт мактап телгә алабыз. Аларның мул савым өчен тырышып эшләүләре хуҗалыкка тотрыклы яшәү мөмкинлеге бирә. Эшче хезмәткәрләребезгә үзвакытында хезмәт хакын бирәбез. Электр энергиясе һәм салым түләүләр буенча да бурычыбыз юк. Без әнә шулай авыл хуҗалыгының бар тармагын тигез итеп алып барып, яңадан-яңа культуралар игү, терлекчелектә заманча технология куллану өстендә дә нәтиҗәле эшлибез. Әлбәттә һәр яңалык без теләгәнчә тиз генә алай тормышка ашмый. Әмма без барлык көчебезне куеп бердәм тырышлык белән эшләргә омтылабыз. Бердәмлек-зур көч дип, тикмәгә генә әйтми бит халык.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев