Бердәмлек зур көч

Район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин һәм икътисад буенча баш белгеч Рөстәм Сәлахов белән район хуҗалыклары буенча йөргәндә "Азык-төлек корпорациясе"нең ферма янәшәсендәге азык утарына килеп чыктык.
Биредә инде сенаж салуны һәм беренче чабылыштан печән әзерләүне төгәлләп киләләр иде. Бу эшләр белән җитәкчелек иткән бригадир Илһам Ишмөхәммәтов эшне зур оешканлык белән алып баруларын белдерде. Хәер, аны монда башкарылган нәтиҗәләрдән күреп тә бәяләргә мөмкин. Хуҗалык районда беренчеләрдән булып төрле үләннәрдән яхшы сыйфатлы сенаж салган. Бу эшне монда тәүлек буена диярлек туктатмыйча алып барганнар. Кырдан «МТЗ-1221» тракторлары белән яшел массаны Рәис Гәрәев, Вәкил Кәримов һәм "КамАЗ"чы Фәнил Сибгатуллин ташып торганнар. Ә базда аны тракторчылар Юныс Мөхәммәтрәхимов, Илһам Ситдыйков, Марс Шәмсевәлиев тыгызлап таптатканнар. Бер үк вакытта монда сенаж салганда кирәкле концентратларны да кушарга онытмаганнар. Табигать кырыслыкларын да истән чыгармыйлар егетләр. Инде күрше район болыныннан, ерганаклардан шактый гына күләмдә рулонланган печән кайтарып өйгәннәр. Ә азык утарында барысы да исәпле. Аның һәр килограммын үлчәп кабул итеп урнаштырганнар. Вакыты шундый, диләр егетләр. Хуҗалык бригадиры үз күзәтүләре белән дә уратаклашты. 200 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үлән җиреннән 2010 елгы корылыклы елда 1003 рулон печән кайтарган булсалар, узган ел шушы мәйданнан явым-төшем мул булгач, 3000 рулон печән җыелган. Быел да азыкның һәр бөртеге кадерле. Иң куанычлысы, киләчәкне дә күз уңында тотып эшлиләр. Әнә ферма янәшәсендәге 100 гектарлы арыш кырына үз көчләре белән быел 6000 тонна органик ашлама чыгарганнар. Эштә шушы ук тыңгысыз, уңган механизаторлар зур өлгерлек күрсәткән. Куәтле тракторда эшләүче Юныс Мөхәммәтрәхимов тирес төяп торган. Ә аны Т-150 тракторчысы Илһам Ситдыйков, МТЗда Вахит Хафизов, Галимҗан Галимов ташып торганнар. Ашлаган җир аш бирә, дип хак әйтә халык. Яңаарышлылар монда елның-елында мул уңыш алырга өлгерә. Иң элек малларны ашаталар, ә көзен яшел массаны силоска салалар. Кыскасы, җәйге матур көннең кадерен белеп эшлиләр алар. Юлдашларым Рафаэль Мөхәммәтшин белән Рөстәм Сәлахов та бүген монда 200 гектарлы күпьеллык үлән җиреннән авыл кешеләренә һәм эшче-хезмәткәрләргә рулонлап печән таратуларына уңай бәя бирделәр. Чыннан да, "Азык-төлек корпорациясе"ндә хезмәт кешесенә кадер, хөрмәт зур.
Рәсемнәрдә: механизатор Юныс Мөхәммәтрәхимов; азык утарында эш тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.5800
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7700
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.12800
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.10000
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.6100
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.9500
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.8400
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.9500
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.17800
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.14200
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.21200
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.18600
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 16:16Юлсубино авылы мәктәбендә төрле елларда эшләгән пионер оешмасы вожатыйлары очрашты Бүген Юлсубино авылы мәктәбенә мәктәп җитәкчелеге чакыруы белән төрле елларда пионервожатый булып эшләгән шәхесләр җыелды.5800
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.7700
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.12800
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.10000
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.6100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика