Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белем бирүнең сыйфатын күтәрү чыганаклары...

Быелгы август киңәшмәләренең темасы: "Мәктәп дәрестән тыш" дип атала. Киңәшмәнең реаль чыганакларга таянып узачагына һәм анда барлык катнашучыларның интереслары исәпкә алыначагына ышанып калам.

"Мәктәп дәрестән тыш"-ул иҗат дөньясы, һәр баланың сәләтен ачу һәм аны тагын да үстерү. Иң мөһиме, бала алдында үзенә сайлап алу мөмкинлеге туа дигән сүз. Һәм шул нигездә ул шәхес буларак киңрәк тә, иреклерәк тә ачыла. Мәктәп икенче йорт буларак саналсын өчен баланы дәресләрдән соң кызыксындыру икеләтә мөһим. Бу исә тәрбия һәм белем бирү дәрәҗәсен тагын да киңәйтә. Дәрестән тыш эшчәнлек гомум һәм өстәмә белем бирү системасының механизмын тагын да камилләштерүгә нык ярдәм итә. Агымдагы елның 1 сентябреннән районыбызда 2679 бала мәктәп бусагаларын атлап керәчәкләр. Һәм һәр баланың шәхес үсешен барлау өчен өстәмә белем бирү системасы аеруча кыйммәтле. Бу уңайдан 860 бала йөри торган 22 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәре соңгы вакытларда зур үсеш кичерә. 2011-2012 уку елларында 12 мәктәпкәчә яшьтәге учреждение белем бирү эшчәнлеге алып бару өчен сроксыз лицензияләргә ия булдылар. Бүгенге көнгә 3 учреждение республика мәгариф министрлыгына документларын тапшырдылар. Мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфатын күтәрү үз чиратында мәгариф системасының бурычларын үтәүдә һәм дә яңа буын дәүләт мәгариф стандартларына керүдә нигез булып тора. Быелгы уку елында 183 бала беренче тапкыр мәктәпкә баралар. Узган уку елына караганда бу сан 50 балага кимрәк.
2012 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрнең дүртенче сыйныфыннан "Религия культурасы һәм этикасы нигезләре" фәне керә башлаячак. Әлеге фәнне укыту методикасы буенча барлык укытучылар да махсус курслар уздылар.
Мәктәпләр алдында торган икенче бурыч, ул да булса гомумбелем бирү сыйфатын региональ система нигезендә бәяләүнең камиллегенә ирешү.
2012 елда бердәм дәүләт имтиханнары формасында дәүләт аттестациясе 13 предмет буенча үтте. Аның математика һәм рус теле фәннәре мәҗбүри саналды. Узган уку елында 196 бала бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Аерым укучыларның имтихан нәтиҗәләре безне нык куандыра. Әйтик, Котлы Бөкәш мәктәбеннән Энҗе Шакирова өч имтиханнан 90, Яңа Арыш мәктәбеннән Айгөл Гатиятуллина 80 баллдан артык җыйдылар. 2006 елда бары бер укучы гына бу күрсәткечне узган булса, 2012 елда исә мондый укучыларның саны 15 кә җитте. 7 предмет буенча уртача баллар алдагы ел белән чагыштырганда күпкә артык. Республика күрсәткечләре белән чагыштырганда химия, информатика, татар теле, география фәннәре буенча күрсәткечләребезнең югары булуы да сөендерә. Кызганыч, рус теле һәм математикадан өч укучы бердәм дәүләт имтиханнарын канәгатьмәслек билгеләренә тапшырдылар һәм аттестатлар ала алмадылар.
Соңгы елларда сәләтле балалар белән эшләүнең нәтиҗәле системасын булдыра алдык. Алар өчен һәр елны бөтенрәсәй һәм республика олимпиадалары өчен муниципаль турлар үткәрелә. Шунысы куанычлы, район республика олимпиадалары нәтиҗәләре буенча югары баскычта атлый. Бу уңайдан олимпиада хәрәкәтендә даими лидерлар саналган Балык бистәсе 2 нче мәктәбе, гимназия, Котлы Бөкәш мәктәбе коллективларын аеруча мактап телгә аласы килә. Соңгы елларда мәктәпләрдә фәнни эзләнү конференцияләре һәм төрле проектларда укучыларның нык активлашуын да билгеләп үтәргә кирәк. Л. Моталлапова, Н. Ибраһимова (Шомбыт), Н.Әгъзәмова, Н.Шакиров (Котлы Бөкәш), Ф.Әхмәтшин (Күки), С.Ермолаева, Н.Талакова (Балык бистәсе 2 нче мәктәбе), Н.Бәдретдинов (Биектау) кебек укытучыларыбыз әлеге җәһәттән төрле юнәлешләрдә бик актив эшлиләр. Бу исә аларның эш нәтиҗәләрендә ачык чагыла, республикакүләм конференция һәм конкурслар нәтиҗәләрендә күренеп тора.
Мәктәпләр эшчәнлегенең заманча инновацион юнәлешендә информацион-коммуникацион технологияләрне куллану мөһим урын алып тора. Хәзерге вакытта барлыгы 35 мәктәп компьютер техникасы белән тәэмин ителгән. Ягъни 8 укучыга бер компьютер туры килә дигән сүз (республикада 9). "Укытучыга-компьютер" акциясе астында барлык укытучыларыбыз персонал ноутбоклар белән тәэмин ителделәр. 2011-2012 уку елында районыбыз мәктәпләренә 107 экземплярда проекцион техника һәм 62 экземплярда интерактив комплекс кайтарылды. Укытучыларыбыз үзләренең предметларын да информацион-коммуникацион технологияләр генә кулланып калмыйлар, алар бүгенге көндә республика "Интернет-озын гомерлелек" хәйрия акциясенә кушылып та эшлиләр. Бу акция башланганнан бирле районыбыз мәктәпләрендә пенсия яшендәге 120 кеше үзләренең компьютер белемнәрен күтәрделәр. 2011-2012 уку елларында районыбызда "электрон көндәлек" һәм "электрон журнал" сервислары интенсив файдаланыла башлады. Һәм быелгы уку елында да бу эш дәвам итәчәк, укучыларның белем дәрәҗәсен әти-әниләренә җиткереп бару тулы куәтенә эшләячәк.
Сүз дә юк, белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча укытучы-педагогларның профессиональ дәрәҗәсен үстерү төп бурычларның берсе булып тора. Бүгенге көндә 61 процент укытучыларыбыз беренче һәм югары квалификацион категорияләргә ия булып торалар. Алар үзләренең осталыкларын һәм профессиональ үсеш дәрәҗәләрен төрле конкурсларда катнашып дәлилләп киләләр. 2012 елда Шомбыт мәктәбеннән география укытучысы Лилия Моталлапова "Белем" Милли проекты конкурсы җиңүчесе исеменә һәм 65 мең сумлык Президент Грантына ия булды.
Ул "Ел укытучысы-2012" конкурсында катнашып районда да җиңү яулады. Олы Мәшләк мәктәбеннән башлангыч сыйныфлар укытучысы Кадрия Шәмсевәлиева исә үз коллегалары арасында җиңүгә иреште.
"Безнең яңа мәктәп" милли гомумбелем бирү башлангычында мәктәп педколлективларының тәрбияви потенциалын көчәйтүгә зур игътибар бирелә башлады. Барлык мәктәпләрдә тәртип бозуларны кисәтү отрядлары, шул нигездә "Форпост" отрядының эшчәнлеген нәтиҗәле итү мөһим чараларның берсен алып тора. Җәмәгать инспекторлары һәм педагоглар җитәкчелегендәге постлар хәрби патриотик һәм хәрби спорт чараларында аеруча әһәмиятле роль уйнадылар. Бу уңайдан балалар оешмаларын, мәктәп дружиналарын, волонтерлар группаларын берләштергән "Факель" район балалар оешмасының эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. Алар 93 процент баланы үз эшчәнлекләренә тарта алдылар һәм бөтенрәсәй, республика, район акцияләрендә актив катнашып киләләр. Районыбызның балалар җәмәгать оешмалары арасында Масловка мәктәбенең "Надежда" балалар оешмасы иң яхшылардан булып танылды.
Мәктәпләрне заманча модернизацияләү шартларында сәламәтлек саклау технологияләрен укыту-тәрбия процессына кертү мөһим урын тота.
"Безнең яңа мәктәп" гомумбелем бирү инициативасында "Мәктәп балаларының сәламәтлеген саклау һәм ныгыту" юнәлеше киң яклау тапты. Сәламәт яшәү рәвеше буенча күп кенә педагогик программалар, сәламәтлек саклау технологияләре кертелеп килә. 2008 елдан бирле "Уңышка-юл" дип исемләнгән ата-аналар өчен программа да уңышлы гына эшли. Шулай ук "Дөрес туклану турында сөйләшү" программасында 695 башлангыч сыйныф укучысы катнаша.
"Мөстәкыйль балалар" проекты рамкалары нигезендә күпләгән акцияләр, конкурслар уздырыла. Укучыларыбыз "Әзер бул! Юк дип әйт!" наркотикка каршы акциясендә бик теләп катнашалар. "Рәсәй тәмәкедән башка" акциясе буенча да шактый кызыклы чаралар үткәрелде.
Узган уку елының беренче сыйныфлардан унберенче сыйныфларга кадәр өстәмә физик-культура сәгате кертелде. Сүз дә юк, укучыларның рухи һәм физик сәламәтлеген яхшыртуда бу дәресләрнең тоткан роле бәхәссез. Бер үк вакытта балаларның сәламәтлеген саклауда дөрес рационлы ашату да мөһим урынны алып тора.
Барлык төп һәм урта белем бирү учреждениеләрендә кайнар аш оештырылган. Шомбыт, Яңа Арыш, Котлы Бөкәш, Ямаш, Трой-Урай, Иске Арыш, Күки, Олы Кульга, Олы Елга, Бәтке, Биектау, Рус Әшнәге, Юлсубино мәктәпләре елның-елында үзләрен тиешле күләмдә яшелчә белән тәэмин итеп киләләр. Шомбыт, Яңа Арыш, Ямаш, Трой-Урай мәктәпләре янәшәдәге участокларда үстерелгән яшелчәләрне сатып өстәмә табыш та кертәләр.
"Мәктәп дәресләрдән тыш" проектын тормышка ашыруда өстәмә белем бирүнең роле аеруча күтәрелә бара. Район мәгариф системасында бу юнәлештә 3 учреждение эшли. Һәм алар балаларның иҗатын үстерү юнәлешендә күпкырлы чаралар алып баралар. Узган уку елында 159 берләшмәдә 2469 бала шөгыльләнде. Бу сан гомуми укучыларның 88 процентын алып тора. 2011-2012 уку елында Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе (директоры Е.Фәсхетдинова) үзенең казанышлары буенча иң яхшылардан саналды. Алар район чикләрен узып китеп тә үзләренең уңышлары белән сөендереп тордылар. Без бүгенге көндә "Рапсодия", "Камские звездочки" кебек республика һәм бөтенрәсәй фестивальләре лауреатлары булган балалар хореографик коллективлары белән чын мәгънәсендә горурлана алабыз.
2012 елда мәктәп, гаилә һәм җәмәгать оешмаларын бердәм тәрбия үзәгенә әверелдерү өстәмә белем системасы алдында иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Яңа стандартлар кертү рамкаларында, тәгаенләп әйткәндә, дәресләрдән тыш мәктәптә укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген җәелдерүдә бу аеруча мөһим роль уйнаячак.
Хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы белән тәбрик итәм. Алга куйган планнарның һәм максатларның тормышка ашуын, һәрбер укыту юнәлешендә һәм профессиональ эшчәнлегебездә югары нәтиҗәләргә ирешүебезне теләп калам. Һәрбер укучының шатланып йөри, яхшы укый торган мәктәбе, һәрбер педагогның кызыклы һәм меңнәр өчен кирәкле эше булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев