Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Барысы да чисталыкка бәйле

    "Масловский" акционерлык җәмгыятенең терлекчелек фермасындагы тәртип күпләрне сокландырырлык.

    Терлекчеләр чистарту, агарту эшләре белән мәшгуль иделәр. Хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван Младшинны да терлекчеләр белән бергә күргәч без бермәлгә аптырап, якын көннәрдә берәр зур тантанага әзерләнәләрдер инде дип уйлап куйдык.
    -Тәртип, чисталык булганда гына яхшы сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкин. Әле менә терлекчеләр белән бергәләшеп ферма эчендә өмә оештырырга булдык,-диде ул.
    Елның-елындагыча хуҗалыкта сөт җитештерүгә зур игътибар бирелә. Продукцияне әлегә алар күрше Алексеевск сөт-май комбинатына озаталар. Тагын бер куанычлы хәл хакында әйтми мөмкин түгел, масловкалылар көтүне яңартуга һәрдаим җитди игътибар бирәләр. Шуның нәтиҗәсендә монда авыру һәм карт сыерлар саны юк дисәк тә була. Менә берничә ел инде алар сөтне бары тик югары сорт белән генә озаталар. Ә яхшы товарга азык-төлек базарында сорау һәрвакыт зур. Күп төрле предприятиеләр сөт сорап мөрәҗәгать итәләр әлеге хуҗалыкка.
    Белгәнебезчә, яхшы сыйфатлы продукция сыерның ничек туклануына һәм савымчыларның тырыш хезмәтенә бәйле. Ә биредә Татьяна Захарова, Мария Аксакова, Сөембикә Галимова кебек мул савым осталары хуҗалыкның горурлыгына әйләнгән. Бүген исә коллектив әйдаманы буларак Фәния Мингарипова мактала. Масловкалылар һәр көнне 3 тоннадан артык продукция озаталар. Ә ферма буенча монда һәр сыерга уртача 12-13 килограмм сөт савыла.
    хуҗалыкның баш зоотехнигы Иван Младшин терлекчеләр белән
    көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләшә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: