Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Бар безнең авылда шундый егет

    Язмамны әкияттәй матур итеп башлыйм әле… Балык бистәсе районы Бикчурай авылында яшәгән ди, бер тату гаилә. Алар ике малай, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үсеп җитү белән Чулман елгасы буенда калкып чыккан Түбән Кама шәһәренә юл тотканнар. Ислам абый (иң олы уллары) бирегә моннан илле еллар элек килеп урнашкан. Тырыш,...

    Язмамны әкияттәй матур итеп башлыйм әле… Балык бистәсе районы Бикчурай авылында яшәгән ди, бер тату гаилә. Алар ике малай, дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары үсеп җитү белән Чулман елгасы буенда калкып чыккан Түбән Кама шәһәренә юл тотканнар. Ислам абый (иң олы уллары) бирегә моннан илле еллар элек килеп урнашкан. Тырыш, әйбәт егетнең юллары тәртипле гаиләдә тәрбияләнгән Зәрия исемле кыз белән кисешә һәм алар бергә тормыш башларга карар кылалар. Әби белән бабай яшьләргә каршы килмәгәннәр. 1970 елның 25 октябрендә бу яшь гаиләдә беренче булып малайлары-Ленар дөньяга аваз салган… Көн артыннан төн узып, ел үсәсен ай үскән безнең егет. Җәйләрен әби белән бабайда кунак булып, көтү көтеп, печән чабып, яшьтәшләре белән аралашып, балачагы узып киткәнен сизми дә калган. Урта мәктәптән соң политехника көллиятенең механика бүлегенә укырга керә, аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, соңыннан Түбән Кама нефтехимия институтын уңышлы тәмамлый. Спорт өлкәсендә дә үзен күрсәтеп өлгерә. Ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры исемен ала Ленар Ислам улы. Шәһәр администрациясенең спорткомплексында тренер булып та эшли.
    «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз», диләр. Бу сүзләрнең дөреслеген Ленар Гаянов үзенең эш-гамәлләре белән күрсәтә. Әллә нәсел җепләре тоташкангамы, әллә бала-чагы Бикчурай авылында узгангамы, туган ягы өчен битараф түгеллеген раслап, авыл чишмәсен төзекләндерүдән башлап җибәрә ул үзенең изге эшен. Ярдәмгә мохтаҗ булган авылдашларыбызны да үзенең күз уңыннан ычкындырмый. Көннәрдән бер көнне авылыбызның ике урам чатында халыкны сокландырып мәһабәт йорт калкып чыкты. Ленар Ислам улы салган әлеге йортта бүген авылыбызның иң өлкән кешеләре-Минневафа апа Әүхәдиева белән Гыйльметдин абый яшиләр. Бу алар өчен бүләк йорт була.
    Урамнар яңгырдан соң транспорт йөри алмаслык халәткә килә, язын-көзен күперсез, буасыз утрауда кала идек (Аллаһыбыз саклады үзен бәлаләрдән). Һәм менә иганәчебез ярдәме белән 2012 елда бу юл вак таш белән ныгытылды. Соңыннан Республика Программасына кертелеп юлга чын асфальт түшәлде.
    Бик кыска вакыт эчендә үзәк урам чатында мәчет пәйда булды. Ленар аны бабасының якты истәлегенә «Нургали мәчете» дип атады.Сөбханналла, бу егеткә күз тимәсен, дип авылдашлары сокланып йөргәндә авыл уртасында тагын бер бина-Бикчурай авылы Мәдәният йорты үсеп чыкты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов әлеге Мәдәният йортын ачкан вакытта: «Безгә бай кешеләр кирәкми, үз туган ягын үз авылын яраткан, аның язмышына битараф булмаган шәхесләр бик кирәк!»-диде.
    Шәхси тормышында да эшләре гөрләп бара аның. Бер сүздән, бер күз карашыннан барысын да аңлый белгән тормыш иптәше Эльвира ханым белән ике кыз, бер малай тәрбиялиләр. Ислам абый белән Зәрия апа да балаларыннан канәгать, оныкларының уңышларына сөенеп-куанып яшиләр.
    Хәзерге көндә дә Ленар авылыбыз өчен янып-көеп йөри. Аның алдагы планнары-авыл халкын эш белән тәэмин итү, авылны аякка бастыру. Яңа проектлар хакында уйлана. Соңгы вакыттагы кайтуында ул егермедән артык авылдашы белән җир пае килешүләре төзеп киткән.
    Сәламәт булсын, үзеннән соң да игелекле эшләргә сәләтле нык буын калдырсын иде дигән теләктә калабыз. Барлык уйланылган эшләре чынга ашсын. Тормышка ашмас сүзне сөйләмәс, ул безнең шундый егет!
    Фәридә Мифтахова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: