Балыкбистәлеләр яу кырында ятып калганнарны искә алды
Бүген Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Ул 1996 елның 8 июнендә РФ Президенты Указы нигезендә гамәлгә куелган.
Сугышта һәлак булганнарны искә алу уңаеннан, бүген район үзәгендәге обелиск янында митинг булып узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Хәйриев һәм тыл ветераны Флера Сафина чыгыш ясадылар. Балык бистәсе икенче мәктәбе һәм гимназия укучылары исә батырлар истәлегенә обелискка гирляндалар, чәчәкләр куйдылар.
(Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев