Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлеләр Түбән Новгород өлкәсендә олы Сабантуй үткәреп кайттылар [+фото]

    Кичә Түбән Новгород өлкәсе Кананоинск шәһәрендә Сабантуй узды.

    Анда районыбызның 100гә якын кешелек делегация катнашты. Делегацияне район башлыгы Илһам Валеев җитәкләде. Бәйрәмдә катнашучылар башлыкның тәбрикләү сүзен зур алкышлар белән каршыладылар һәм хупладылар. Балык Бистәсеннән килгән үзешчән сәнгать осталары, бию төркемнәре дә хуҗаларда җылы фикерләр калдырдылар. Балыкбистәлеләр бик күп төрле спорт бәйгеләрендә дә башлап йөрделәр. Ерак төбәктә яшәүче меңләгән милләттәшләребез аларга бик рәхмәтле калдылар.

    Язмабызның тулы варианты, хуҗаларның фикерләре белән сез газетабыздан таныша алырсыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: