Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкбистәлеләр күңелендә ул

Бүген Корноухово мәктәбендә озак еллар район газетасы мөхәррире булып эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам Ильясовның якты истәлегенә багышланган очрашу булып узды.

Очрашуның биредә узуы очраклы түгел иде, әлбәттә. Беренчедән Ислам ага, Корноухово авыл җирлегенә караган, Чирмешән авылында туып үскән. Икенчедән, якташлары мәктәп музееның бер өлешен Ислам Ильясовның хезмәт юлын яктырткан рәсми кәгазьләр, төрле елларда төшкән фоторәсемнәре һәм башка экспонатлар белән тулыландырганнар. Мәктәп укучылары белән булган әлеге очрашуда аның тормыш иптәше Кадрия Ильясова, "Авыл офыклары" газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, район мәгариф бүлеге методисты Ильвера Касыймова катнаштылар.

(Тулырак язманы газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев