Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкбистәлеләр Казанда

23 июнь көнне 8 район катнашындагы республика Сабан туенда балыкбистәлеләр дә бар иде. Халкыбызның яраткан бәйрәме республикабызда яшәүчеләрдә һәм кунакларда яхшы тәэсирләр калдырды.

Һәр район үзенә махсус билгеләнгән участокта авыл хуҗалыгы архитектур экспозиция үзәге һәм мәдәни ял итү программасы әзерләгән. Шактый мәйданны биләгән бәйрәм мәйданчыгы күп меңләгән шәһәр халкы һәм кунакларның ял итү үзәгенә әверелде. Гомуми күренештә балыкбистәлеләр эшкә иҗади якын килү һәм оригинальлекләре белән нык аерылып тордылар. Якташларыбыз борынгы авыл тормышын гәүдәләндергән иделәр. Һәр йортта үз яшәү рәвешләре, йорт җиһазлары урнаштырылган. Алар барысы да элеккеге татар, урыс, керәшен татарларының тормышларын чагылдырган. Әлеге чарада катнашучылар милли киемнәрдә, борынгы гадәти авыл тормышыннан күренешләр күрсәттеләр. Халык һөнәрләре әйберләре, безнең як халкына гына хас булган күренешләр, борынгы җырларны тәкъдим иттеләр. Килгән кунаклар зур игътибар белән борынгы әби-бабаларыбызның кул эшләрен карадылар. Ә янәшәдә генә зәвыклы итеп бизәлгән түбә астында чын халык һөнәрләре, кул эшләре ярминкәләре оештырылган иде. Анда традицион рус чабаталары белән халкыбыз арасында зур популярлык казанган татар шәлләре һәм осталар кулы белән эшләнгән бик күп әйберләр бар. Әлбәттә инде барыннан да бигрәк районыбыз исеменнән күренгәнчә Чулман балыклары бик зур урын алып тора иде. Алар киштәләрдә дә, каршыдагы кармакларга да эленгәннәр. Ә янәшәдә генә Балык бистәсенең данлыклы ухасы әзерләнә.
"Серпантин" һәм "Кама йолдызчыклары" балалар бию коллективы килгән халыкның, кунакларның күңелләрен күтәреп сәхнәдән бәйрәм яме биреп тордылар.
Бу көнне балыкбистәлеләр хуҗалыгында олы кунакларны муниципаль район башлыгы И.Валеев каршы алды. Ә кунаклар арасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Миннеханов, Премьер-министр И.Халиков, дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, РФ саклану министрлыгының беренче урынбасары, армия генералы Н.Макаров, авыл хуҗалыгы министры М.Әхмәтов, Казан шәһәре башлыгы И.Метшин һәм башка рәсми кунаклар бар иде. Районыбыз хуҗалыгы Президент күңеленә хуш килде. Экспозицияләрне карап йөргәндә аның йөзеннән елмаю чаткылары сүрелмәде. Кунаклар районыбыз эшчәннәре төзегән авылчыкны зур игътибар белән карап чыктылар, барысы өчен дә рәхмәт белдерделәр, киләчәккә уңышлар теләделәр.
Соңрак үзәк мәйданда, Сабантуйны ачу тантанасында, Р.Миннеханов барыннан да канәгать калуын белдерде. Авыл эшчәннәренә мондый зур оешканлык күрсәтүләре өчен рәхмәтен белдереп, киләчәктә дә олы уңышлар теләде. «Сабантуй барыбызны да шулай берләштереп яшәсә иде»,-диде ул.
Рәсемдә: Сабантуйның олы кунаклары "безнең авылда".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй–2012 в Казани