Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балыкбистәлеләр чаңгыга басты

19 февраль якшәмбе көнне районыбызның төрле яшьтәге йөзәрләгән кешесе "Татарстан чаңгы юллары" спорт бәйрәмендә катнаштылар.

Балык бистәсенең көнчыгыш ягында спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвешен үз иткән 900 гә якын кеше җыелган иде. Берәүләр чаңгыга басып үз яшь группаларында призлы урыннар өчен көрәшергә, икенчеләр дуслары, хезмәттәшләре белән чаңгыда йөрергә дип килгәннәр. Ярышны оештыручылар (район администрациясе, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге) бу бәйрәмдә катнашучыларга уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышканнар. Биредә шашлык, пилмән белән сыйланырга, чәй эчеп җылынырга да мөмкин иде. Район Мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге балыкбистәлеләр өчен махсус концерт программасы әзерләгәннәр.
Старт бирелгәч, йөзләрчә чаңгычылар алга омтылдылар. Һәр яшь группасының үз дистанциясе бар. Күпләр җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Хәбибуллин һәм яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре җиңүчеләргә призлар, кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында спорт сөючеләргә яхшы таныш кешеләрне-Балык бистәсе 2 нче мәктәбеннән И.Кузнецованы, Шомбыттан Р.Төхвәтуллинны, өлкән чаңгычылардан В.Зиновьева, С.Гыйзетдиновны күрергә мөмкин иде. Юлсубино авыл җирлегеннән хатын-кыз чаңгычылар командасы үз яшь категорияләрендә призерлар булдылар. Күп кенә якташларыбыз чаңгы бәйрәменнән күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.
Рәсемдә: старт алдыннан.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев