Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Балык кап, табыннарда ялтырап ят...»

    Балыкчы көне, гадәттә, июль аеның һәр икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Һөнәри балыкчылар гына түгел, аны хобби санаган, аерым күңел халәте итеп кабул иткән һәвәскәрләр дә үзләренеке итеп кабул итәләр.

    Балык бистәсенең "Круг" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте балыкчылары өчен бу көндәлек хезмәт. Соңгы вакытларда коллектив нинди үзгәрешләр кичерә, нинди яңалыклар белән яши? Бу хакта аларның җитәкчеләре Татьяна һәм Юрий Карагановлар белән әңгәмәләштек.
    -Әллә ни үзгәрешләр юк кебек. Барысы да үз калыбында. Балык тотуга чикләү тәмамланды һәм яңа сезонны ачып җибәрдек. Дөрес, соңгы вакытларда 5 көннән 5 көнгә тотылган балык турында отчетлар биреп тору гына эштә өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Җитештерелгән продукцияне саклау һәм сату белән ныклы шөгыльләнер урында кәгазь боткасы белән кайныйбыз. Соңгы вакытларда яңа тоткан балыкка сорау артты. Дөрес, чөгә балыгы Кызыл китапка керде һәм юкка чыкты дисәк тә дөреслеккә туры килә. Моның сәбәбен без сулыкларда җир асты снарядларының эшләве белән бәйлибез,-дип сүзгә кушылды алар.
    Коллектив балыкчылары сулыкларга бик иртә кузгалалар. Араларында инде дистә еллар эшләгән балыкчылар да аз түгел. Бүгенге көндә Владимир Потапов бригадасы алда бара икән. Александр Шашин, Илья Серебряков һәм Владимир Галямов бригадалары да алардан күпкә калышмыйлар. Бу уңайдан, балык тоту бер җаваплы булса, аны кулланучы өстәленә сыйфатлы итеп, санитар таләпләргә туры килерлек итеп җиткерү шулай ук мөһим шарт санала. Әлеге хезмәттә Сергей Бибаковка тиңнәр юк. 7 ел балыкчы булып эшләгәннән соң ул балык тозлау эшенә алына. Һәм бүгенге көндә бу шөгыльнең остасына әйләнә. 12 ел дәвамында продукциясенең сыйфаты елдан-ел югары биеклеккә күтәрелә, ни әйтсәң дә технологияне дөрес саклау белән бергә, балык тозлауга аның үз таләпчәнлеге бар. Һәр елны килеп торган сертификацияләү комиссиясе дә эшенә югары бәя биреп китә.
    Бүгенге көндә коллективның җитештерү цехлары югары камиллеккә җиткән. Бер тонна балык тозлауга исәпләнгән цех та нык механикалаштырулар кичергән. Шунысы куандыра, җәйге-кышкы чорларда балык эшкәртү һәм аңа булган ихтыяҗ елдан-ел арта бара.
    -Бездә балык тозлауда кем генә эшләп карамады, әмма Сергей шикелле берәү дә булдыра алмый,-ди җитәкчеләр. Инде менә өченче ел аның янәшәсендә Газиз Мөбәрәкшин намуслы, теләктәш хезмәт куя. Шунысын да искәртеп үтик, алар һәм коллектив балыкчылары да тудырылган шартлар һәм хезмәт хакыннан канәгатьләр.






    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: