Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсеннән салкыннар әле чигенми

    Бүген төнлә Татарстанның кайбер районнарында һава температурасы -29 градуска кадәр төште. Казанда төнлә 25-25 градус салкын иде.

    Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген, 18 февральдә, көндез берникадәр җылытачак. Уртача һава температурасының 10-12 градус салкын булуы көтелә. Явым төшемнәр көтелми. Юлларда бозлавык.


    19 февральдә Татарстан буенча аязучан болытлы һава торышы саклана.

    Төнлә явым-төшемнәр көтелми. Көндез урыны белән кар яварга мөмкин.

    Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 16-21, аязган вакытта 25 градус салкын булачак.

    Көндез исә һава температурасы 9-14 градус салкын булачак.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/41609-salkyinnar-әle-chigenmi.html

    Фото:http://news.nado.ua

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: