Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә юеш кар һәм томан төшүе көтелә

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

    Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә.

    Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, көндез - 1-6 градус салкын булачак.

    Казанда исә төнге сәгатьләрдә 5-7 градуска кадәр салкынайта. Көндез - 1-4 градус салкын булачак.

    Реклама

    5 декабрьгә каршы төндә Татарстанның кайбер районнарында буран чыгу ихтималы бар. Һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51666

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: кар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: