Балык Бистәсендә явым-төшемнәр көтелми
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 28 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, явым-төшем көтелми.
Һава температурасы төнлә - 10-15, көндез 23-28 градус җылы булачак.
Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә температура -13-15, көндез - 25-27 градус җылы булыр, дип фаразланыла.
29 июльгә каршы төндә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Температура 11 градустан да артмый.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46793
Фото: www.facenews.ua
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев