Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык Бистәсендә яшенле яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 20 июльдә, иртән республика буенча томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Бүген көндезге сәгатьләрдә республикада урыны белән яшенле яңгыр яву ихтималы да бар. Явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасына килгәндә, Татарстанда уртача 21-26 градус җылы булыр, дип фаразланыла.

Казанда яңгыр, алмашучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Һава температурасы 24 градуска кадәр күтәрелә.

21 июльгә каршы төндә яшенле яву ихтималы зур. Һава температурасы 18 градустан да артмый.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46474

Фото: kolpinonews.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшенле яңгыр көтелә

2
X