Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балык бистәсендә Россия беренчелегенә ярышлар

Бүген Балык бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары ачылышы үтте. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов та катнашты. 22 марттан алып 28 мартка кадәр үткәреләчәк ярышларда Россия Федерациясенең 22 ләп субъектыннан: Архангельск, Киров, Ленинград, Липецк, Ростов, Свердловск, Самара өлкәсе, Ставрополь төбәге, Коми...

Бүген Балык бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Россия беренчелегенә судомоделизм буенча спорт ярышлары ачылышы үтте. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов та катнашты.

22 марттан алып 28 мартка кадәр үткәреләчәк ярышларда Россия Федерациясенең 22 ләп субъектыннан: Архангельск, Киров, Ленинград, Липецк, Ростов, Свердловск, Самара өлкәсе, Ставрополь төбәге, Коми Республикасы һәм башкалардан 100 ләп региональ этап җиңүчеләре катнашачак. Катнашучылар арасында Россия беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары, спорт мастерына кандидатлар да бар.

Кунакларга Балык бистәсе буйлап экскурсия үткәрелде: алар "Бәләкәч" балалар бакчасында, "ДОСААФ"та, Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәләрне карадылар.

Сиринә Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев