Балык Бистәсендә бүген салкын көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 30 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың кайбер районнарында көндез кар, юеш кар явуы һәм җиңелчә буран чыгуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көндез аның көчәю ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда көндезге һава температурасы 1-6, Казанда исә 1-4 градус салкын булачак.
1 декабрьгә каршы төндә кар ява, һава температурасы 6 градуска кадәр түбән төшә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51497
Фото авторы: Елена Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев