Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә һава торышы: юеш кар, буран, җил

    20 декабрьдә кар, юеш кар явачак. Төнлә явым-төшемнең көчәюе дә ихтимал.

    Буран чыгачак, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк (төнлә 500 метрдан кимрәк) булачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре. Һава температурасына килгәндә, төнлә - 5-10, көнчыгышта - 15, көндез исә - 1-6 градус салкын.

    21-24 декабрь көннәрендә вакыты белән юеш кар, хәтта яңгыр һәм пыскак яңгыр да явар дип көтелә. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52216

    Фото: http://kurs.od.ua/wp-content/uploads/2015/03/16.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: кар
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: