Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсендә атнаның беренче көне буранлы булачак

    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

    Бүген республиканың күпчелек районында кар ява. Урыны белән көчле булмаган буран көтелә, төнлә төшкән томан иртән дә саклана. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык.

    Татарстанда көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы 1-6 градус салкын булачак. Казанда да кар ява, температура 2-4 градус салкын.

    29 декабрьгә каршы төндә 11, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкынайта.

    Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52516

    Фото: http://img04.rl0.ru/pgc/o/56595764-b96f-47e2-b96f-47ed02dea0db.photo.0.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: буран
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: